Беренче җыр

Аяз Гыйләҗев

Беренче җыр

Алик үтенеп сорады:

— Йә инде, килерсеңме?

Кыз керфекләрен аска төшереп уйга калды. Аның Алик учындагы бармаклары сизелер-сизелмәс кенә калтырандылар. Бер минут аның күңелендә яшерен көрәш барды.

— Аңа кадәр шактый вакыт бар бит әле, Алик, — диде ул.

— Юк, син әйт, килерсеңме? Килерсеңме?

Алик кызның кайнар бармакларын ныграк кысты, гүя ул кызны уңай җавап бирергә мәҗбүр итәргә тели иде.

— Килермен, Алик, — дип пышылдады кыз акрын гына һәм кинәт кычкырып җибәрде: — Алик, юләрләнмә, егасың!

Алик көчле кулларына кызны күтәреп әйләндереп алды.

— Уф, котым калмады, — диде кыз, көчкә тынын алган кебек итеп.

— Димәк, син килерсең? Кара аны, алдама!

— Ярар, бар инде, Алик. Вакыт соң бит. Иптәш кызлар әле дә үпкәләгәннәрдер, гомер эчендә бер килеп чыктым да синең белән дөньяны оныттым.

— Хуш, җаным!

— Җаным! — Кыз егеткә бармак янады һәм җәһәт кенә ишегалдына кереп югалды.

Алик, күкрәгенә тулган шатлыкның муллыгын, аның рәхәтен тоеп, эре-эре атлап кайтып бара иде. Аның киң елмаюын, «килермен» дип пышылдап куюын төнге караңгылык кына яшерә. Әмма ул елмая. Димәк, ул киләчәк! Ул — Ләйлә — балалар бакчасында эшләүче кыз. Ләйлә матур ул. Аның күзләре көләләр. Шул кыз бүген Аликка бөтен кичен бирде. Юк, болай гына булмый, эштә бераз тырышырга туры килер, алдагы получкадан берәр бик шәп ефәк күлмәк алып җибәрми булмас!

Унике бүлмәле, озын тар коридорлы тулай торакның унынчы бүлмәсенә елмаеп килеп керде Алик. Ут кабызды. Йокыга китәргә өлгермәгән бүлмәдәше Камил башын калкытты.

— Репетиция качмый ул, дустым! Репетициядән башка да үз-үземдә шундый көч, шундый талант сизәм! — Алик кулларын кушырып маңгай турына китерде, тантаналы кыяфәт алып туктап калды.

Камил киң итеп иснәде, күзләрен йома-йома, одеялын иңенәрәк тартты һәм:

— Талант, имеш! Әйе, син талантлы, әнә, репетицияне гел өзеп килүең өчен, үзешчәннәр түгәрәгеннән чыгарырга булдылар, — диде.

Аликның тантаналы горурлыгы бер минутта юкка чыкты.

— Минеме? Кемнәр? Син үзең башлап йөргәнсеңдер әле, Камил! Чыгарырга булдылар, имеш… Чыгарырга булдык, диген.

Камил башын күтәрде.

— Мин дә бу тәкъдимгә тавыш бирдем. Әллә сине, бүлмәдәшем, иптәшем дип, бу очракта яклап торыр дип уйладыңмы?

Алик аксыл плащын, шакмаклы кепкасын урындык өстенә атып бәрде дә койкасы өстенә килеп утырды:

— Миңа да ялынып килер көнегез булыр әле! Ашыкмагыз! Район, өлкә олимпиадаларында почёт грамоталары белән бүләкләнгән Алик диләр аны, абыегызны!

Камил дәшмәде. Әллә инде йокыга китте, әллә инде, Аликның характерын белгәнгә күрә, сөйләшүне артыкка санады… Әмма Алик тиз генә тынычлана алмады. Ул бер ботинкасын салган килеш уйланып утырды, аннан кинәт кенә аның күз алдына караңгыда чак кына шәйләнгән кызның ягымлы йөзе килде, һәм ул бик якында гына «килермен» дип пышылдаганны ишетте, Аның яңак сөякләре тартышып киттеләр, күкрәгеннән саңгырау гына ыңгырашу атылып чыкты.

Ул көч белән ботинкасын койка астына ыргытты, утны сүндереп, караңгыда ашык-пошык кына чишенде дә, киемнәрен анда-монда чәчеп, салкынча одеял, простынялар арасына сузылып ятты. Тик тынгысыз уйлар аны монда да көтеп торганнар икән. Ләйлә белән очрашыр өчен ул никадәр көч түкте, тырышты. Аңы үзешчәнлек түгәрәгенең кичәсенә чакырып, җыры, моңы белән аның исен китәрергә генә уйлаганда… их!

— Камил, Камил!

Камил йоклый идеме, дәшмәде.

Беренче мәртәбә репетицияне нигә калдырган иде соң әле ул? Ә! Таныш малайның туган көне иде бит. Икенчесендә агрономның радиоалгычын төзәтергә барган иде бугай. Ләйлә белән күрешәм дип, ерак поселокка дүрт мәртәбә барды, ахры. Күбрәк җыела икән җыелуын. Тик Алик талантлы егет бит, аңа, башкалар кебек, бөтен репетицияләргә йөрмәсә дә ярый. Юк, иртәгә ул барыбер үзенекен итәр, түгәрәк җитәкчесе Анна Павловна белән, сөйләшер. Анна Павловна аны ярата, әле күптән түгел генә ул Анна Павловнаның квартирасында булды, аның электр плитәсен рәтләп бирде. Бәлки әле, ул моны да онытмагандыр. Башка вакыт булса, Алик концерт программасыннан үзен чыгарып ташлауларына төкереп кенә карар иде. Ә бу юлы! Яңа посёлокта беренче мәртәбә булачак зур концертта ничек катнашмый каласың?

Биредә Казахстанның таулы районында туып үскән Аликның җырчы икәнлеген барысы да беләләр. Ә яңалар, чирәм җирләргә быел гына килгән комсомолецлар? Аннары ул Ләйләне дә чакырды бит кичәгә. Ләйләне дә! Ләйлә — матур кыз. Аның күзләре көләләр. Тик менә Алик кына көлә алмый. Койка пружиналары иләмсез шыгырдыйлар, матрац та бүген гаҗәп каты, простынялар бер-берсенә уралып бетәләр.

Түгәрәк членнарының карары каты иде. Аликны концертка катнаштырмадылар. Комсомол яшьләргә багышланган әдәби-музыкаль монтажда Алик урынын чирәм җирләргә быел гына килгән, төзелештә яңа гына эшли башлаган яшь ташчы Бориска бирделәр.

Әлегә клуб юк посёлокта. Бик яшь поселок бу. Аның тарихы быелгы яздан гына башлана. Гомуми ашханәнең залы вакытлыча клуб итеп файдаланыла иде. Сәхнәсез эш кыен булганга, яшьләр вакытлы гына сәхнә оештырырга булдылар. Беркөнне борыслар, ырмаулы такталар төягән грузовик ашханә янына туктады. Залның бер башына җыйнак кына сәхнә ясадылар. Түгәрәк членнары репетицияләрне кичләрен сәхнәдә үткәрә башладылар.

Көндез эштә Алик белән Камил берни дә булмаган кебек мәш киләләр. Яңа йортларга электромонтаж ясыйлар иде алар. Көне буе көләләр, сөйләшәләр. Ә кич җитеп, торак бүлмәсенә кайтып керү белән, аларның арасы тагьш ерагая. Камил киенә-ясана да, трубасын алып, репетициягә китә. Ә Алик? Алик ялгыз. Ул китапханәдән электр хакында язылган калын-калын китапларны алып кайтса да, алар шулай укылмаган килеш тумбочка өстендә ята бирәләр. Алик тәрәзәне ачып куя да өзлексез тәмәке тарта. (Бүлмәдә төтен исе була күрмәсен, Камил бик коры.) Ниһаять, аның түземлеге бетә, ул ап-ак күлмәктән, куе зәңгәрсу йон чалбардан урамга чыгып китә. Соңлаган бер бригада «Пионер» кранын автомашина белән каядыр тарттыра. Киенгән-ясанган бер төркем яшьләр почмактагы унсигез квартиралы, ике катлы йорт алдындагы кирпеч өемнәренә утырып торалар.

Алик, ашханәгә җиткәнче үк, ерактан оркестрның тигезсез тавышын ишетте. Ашханәнең бу башында кухня. Марля белән ябылган тәрәзәләр аша эчкә карасаң, ак калфаклы кешеләр мәш киләләр — иртәнге ашка әзерләнәләр. Тәрәзә өстендә вентилятор гөжләп утыра. Бу вентиляторны да Алик үз куллары белән урнаштырды бит. Андагы һәрбер ролик, һәрбер чыбык аның кулыннан үткән. Тик яңа сәхнәне яктырту эшен генә Аликтан башка, төзелешнең атаклы электригыннан башка гына эшләделәр. Якынайган саен, оркестр тавышы көчәя барды. Менә кинәт хор кычкырып җырлап җибәрде. Тәрәзәгә якын ук килеп җиткән Алик кинәт сискәнеп китте. Артына борылып карады. Юк, беркем дә юк. Алик залга кермәде. Күреп чакырып та алмадылар үзен.

— Әйдә, була бирсен!

Кайтырга чыкканда, аны юлда берәү куып җитте.

— Ә, син икәнсең әле, Сафрон агай, саумы?

— Нәрсә, репетициядән кайтып киләсеңме?

Алик туңып китте:

— М-м, юк, мин концертка катнашмыйм бит.

— Ну?! Яз көне кырда бер җырлаганыңны ишеткән идем. Әмма сибәсең дә инде, малай! Әле, утызында концерт була дигәч, сине дә тыңларбыз дип тора идем.

— Мин ни… катнашучылар да гел бала-чага гына бит. Җыр өчен эшләнгән махсус зал да юк. Минем тавышка резонанс кирәк, зур зал кирәк.

Сафрон агай бераз дәшмичә барды:

— Алаен алай да. Быел язын ашханәне төзеп бетергәч, шәһәрдән килгән артистлар да концертларын шул залда гына куйганнар иде. Концертлары бик шәп чыкты.

Тагын тынлык. Дәшмичә бару уңайсыз Аликка:

— Яңа клубны өлгертик, һәм аның тамаша залында беренче булып минем җыр яңгырар. Менә бусына мин сине ышандыра алам, Сафрон агай!

— Ай-Һай, егет!

— Миннән дә шәп җырлаучылары юк бит аларның!

— Ярар, ярар! Көтәрбез. Сиңа сулгамы? Хуш, Алик!

Аликның маңгае кайнарланып китте. Чыннан да нинди

шәп идея! Алтын фикер. Бу тәбәнәк эссе залда тамак авырттырып, көчәнеп маташканчы, ул беренче чыгышны яңа клубның зур залында ясар. Әлбәттә, ул — бишенче төзелеш идарәсендә яңа эшче, посёлокка быел яз гына күчеп килде. Әмма инде ул эштә үзен танытып өлгерде, җырда да бердәнбер талант. Яңа салынган клубта беренче чыгыш хаклы рәвештә аныкы булырга тиеш. Посёлокта тарихи эш була инде бу! Алик шатлыклы уйлар белән өенә кайтып керде, тәрәзәләрне ачып җибәрде, кулларын күкрәгенә кушырып, кычкырып көлеп җибәрде.

— Ләйлә! Тра-ля-ля-ля! Менә шунда күрерсең инде Аликның кем икәнлеген! Шаярма!

Төзелеш участокларында транспортёрлар, бетон изү машиналары туктатылдылар, көне буе әле бер якка, әле икенче якка үрелеп, күтәргеч краннар көндезге гайрәтле хезмәтнең җимешләре алдында баш иеп, кул кушырып уйга талдылар. Кич җитте. Күктә беренче йолдызлар күренде. Газета витринасы белән янәшә урнашкан белдерүләр тактасы һәркемне бүген кич концертка чакыра.

Алик бүген эштән Камилдән алдарак кайтты. Бүген концерт. Бүгенге концертка ерак участоктан да кунаклар килә, алар арасында Ләйлә дә булырга тиеш. Камилнең ярым сызгырып, ярым көйләп кайтуын ишетеп, Алик үзенең аяныч хәлен тагын искә төшерде.

— Син нигә кырына башламадың?

— Кырынмыйм, нигәдер кәефем юк.

Камил көлеп җибәрде:

— Син, Алик, юкка гына куык кебек кабарасың, һични уйламыйча гына бүген концертка бар әле. Ләйлә дә киләм дигән иде бит. Кара аны, минем якташ кыз алдында үзеңне сынатма!

Алик, Камилгә каш астыннан гына карап, йөзен чытты.

— Үртәмә әле, зинһар өчен! Сез минем бөтен планнарымны җимердегез. Карарбыз, концертыгыз ни дәрәҗәдә масаерлык булыр икән.

Камил, иягенә сабын күбеге сөртә-сөртә, сак кына җавап бирде:

— Без масаерга җыенмыйбыз, әмма син андый начар фикерләреңнән айный алмасаң, бу юлы гына түгел, башка вакытларда да безнең түгәрәктә урын булмас. Планнарым, имеш! Коллектив планнары белән яши белергә кирәк.

Алик, ирен кырыйлары белән генә елмаеп:

— Карарбыз! Бездән башка ерак китә алырсыз микән, — диде.

Камил юынып-киенеп беткәнче, Алик яңадан бер сүз дә дәшмәде. Камил чыгып китү белән, тәрәзәләрне ачты, тәмәке төтененә күмелә-күмелә, идән буйлап йөргәләде. Камилнең ашыгып, шул килеш ташлап калдырган эш киемнәрен пөхтәләп кенә төреп, ишек янындагы тумбочкага урнаштырды. Урамнан көлгән тавышлар ишетелә, бер төркем яшьләр баянга кушылып җырлыйлар.

«Килермен» дигән иде бит. Килгәндер. Их Алик, Алик! Почёт тактасына да алдынгы эшче дип сине язалар, җыелышларда өлкән, тәҗрибәле эшчеләр «иптәш Кириллов» дип телгә алалар. Юк!.. Ул сүнгән папиросын атып бәрде дә шартлатып тәрәзәләрне япты.

— Барам!

Концерт башланган иде инде. Халык ашханә залына шыгрым тулган, эсселектән ишекләрне, тәрәзәләрне киереп ачып куйганнар. Алик килгәндә, литва яшьләреннән торган квинтет «Кояш баеды» дигән литва халык җырын җырлый иде.

Бу гаҗәп моңлы җырны Алик элек тә бик яратып тыңлый иде. Бүген дә ул тәрәзә кашагасына барып сөялде һәм искиткеч бу көйне йотылып тыңлады. Ачык тәрәзәдән салкынча җил керә дә төнге миләүшәләрнең исерткеч исен китерә. Көчле кул чабулар Аликны уятып җибәрәләр. Сәхнәдә — күптән түгел генә килгән грузин яшьләре. Аннары белоруслар. Оркестрның беренче чыгышын эшчеләр бик көчле алкышладылар. Алик тыгыз рәтләрдән Ләйләне көчкә генә эзләп тапты, Тапканнан соң, күзе Ләйләдә генә булды. Концертның уңышлы баруын Алик сизә, халыкның көчле кул чабулары, хуплау тавышлары аны да ияртеп алып кереп китә, тик концертны алып баручы Анна Павловнаның сәхнәдә күренүе белән аның йөрәге төшеп киткән кебек була. Аннан тиз генә Ләйләгә күз төшерә. Ләйлә вакыт-вакыт әйләнгәләп карый, гүя Аликның йогышсыз уйларын сизә һәм аны шелтәли иде.

Концерт бетү белән, сәхнәгә Сафрон агай чыкты. Ул Анна Павловнаның кулын кысты, нидер сөйләде. Аннары икесе дә, халыкка якынрак килеп, нидер әйттеләр. Тик аларның сүзләре халыкның көчле кул чабулары астында югалып калды, чыгарга дип ишек янына ук килгән Аликка ишетелмәде.

Нишләргә? Якын барыргамы, юкмы? Халык ташкыны белән урамга чыккан Аликның башында сораулар тыгызландылар. Камилнең җитди йөзе кайдадыр чагылып китте.

— Ләйлә! Бер генә минутка!

— Алик! Миң сине югалган дип тора идем.

Алик, кияргә оныткан фуражкасын кулында бөтәрли- бөтәрли:

— Гафу ит мине, соңгарак калып килдем. Мәктәп төзелешендә төнге сменага күчәләр, шунда мәйданга чыбыклар суздык, лампочкалар элдек, — диде Алик. Ялганым сизелмәде микән дип, тиз-тиз генә Ләйләгә карап алды.

— Чакыруың өчен рәхмәт, концерт барыбызга да бик ошады.

Алик шатланып китте:

— Ошады дисең, алайса?

Ләйлә, тукталыбрак, Аликка карады:

— Тик менә сине генә сәхнәдә нигәдер күрмәдем. Түгәрәкнең йолдызы мин дип әйткән идең шикелле син? Йолдызны берәр болыт капладымы әллә?

— Юк та… — Алик бераз уйланып торды. — Әллә ничек кенә булды инде. Тыңла әле, Ләйлә, мин сиңа сүз бирәм.

Яңа клубны тиздән салып бетерәчәкбез. Яңа клубта беренче концертта беренче җыр минеке булачак. Ышаныгыз менә.

Ләйлә көлемсерәде:

— Ай-Һай, булыр микән?

Алар юл кырыена чыктылар. Анда бер машина тора иде. Аның янындагы төркемгә якынлаштылар. Кемдер кычкырды:

— Ләйлә, китәбез!

— Хәзер киләм. Йә, Алик, хуш! Камилгә сәлам әйт. Үзен күреп тормыйм, әле шушы көннәрдә аның янына килеп чыгасым бар. Уңышлары белән минем исемнән котла.

Алик тавышын түбәнәйтте:

— Ләйлә, китми тор! Берәрсеннән мотоцикл алып, үзем озатып куярмын.

Ләйлә күрешергә кулын сузды:

— Күрешербез әле. Тиздән яшь төзүчеләрнең слёты була, диләр ич. Хуш! Ә беренче җырны тыңларга һичшиксез килермен.

— Хуш, Ләйлә!

— Алик, нигә «җаным» димисең?

Алик җавап бирергә өлгермәде, машина гөрли башлады. Ләйләгә югарыдан берничә кул сузылды.

— Хушыгыз!

— Хушыгыз!

Берничә көннән соң Алик Ләйләне тагын очратты. Ләйлә йомыш белән төзелеш идарәсенә килгән иде, юл уңаеннан, Камилне күрергә дип, торак йортына керде. Концерттан соң, кайнарланып китеп, Алик Камилгә авыр сүзләр әйткән иде. Әмма Камилнең кызып китмичә җайлап кына биргән җавабы, бигрәк тә соңгы «Ә үзең миннән комсомолга рекомендация сорарга телисең» дигән сүзләре Аликны нык кына уйга төшерде. Ул, Камил белән очрашмас өчен, таныш агрономында кунгалады. Эштә дә очрашмадылар алар. Шуңа күрә, кызарып китеп, ул Ләйләгә Камилнең кайда икәнлеген дә әйтә алмады. Ләйлә, хуҗаларча, бүлмәгә күз йөртеп чыкты да:

— Әйт әле, Алик, нигә син коллективтан качасың? — дип сорады.

— Нигә? — диде Алик, авырсынып кына.

— Нигә син, үз районыгызда гына эшләмичә, монда күчеп килдең? Озын бер сумнар өченме?

— Нигә алай дисең, Ләйлә?

Ләйләнең көләч күзләре елтырап киттеләр:

— Синең башкача булуыңны күрәсем килә.

Алик ихтыярсыз Ләйләгә таба тартылды. Алар озак кына сөйләштеләр. Соң иде инде, эңгер-меңгер куеланып, җир өстенә төн ятты. Радиодан колхозчылар соравы буенча концерт бирәләр. Стенадагы җиз трубаның юклыгына игътибар иткән Алик:

— Камил репетициядәдер, ахры. Теләсәң, барып кайтыйк.

Бераз сүзсез генә бардылар. Урамнар буш. Быел яз гына утыртсалар да, мул яфрак ярып үсеп киткән тополь агачлары дала җирендә акрын гына лепердиләр.

— Яратам мин җәйге кичләрне, — диде Ләйлә.

Аларны кирпеч төягән ике машина куып җитте.

Водопровод өчен чокырлар казылып, урам бераз җайсызланган булганга, машиналар акрын гына уздылар.

— Бу мәктәп төзелешендә, — диде Алик, — хәзер өч смена туктаусыз эшли, яңа уку елына мәктәпне өлгертәбез.

— Ә клуб?

— Эш куллары җитми, клуб бераз соңгарак өлгерер инде. Менә килеп тә җитәбез…

Алик үз күзенә үзе ышанмады. Кирпеч төягән машиналар клуб участогына кереп киттеләр. Анда утлар яна, кешеләр йөриләр, бер кырыйда бетон изү машинасы гөрли.

— Нәрсә, клуб төзелешендә дә төнге смена оештырдыгызмы әллә? — дип сорады Ләйлә,

— Әйе…Чыннан да, бик гаҗәп. Кемнәр икән бу? Әле ике-өч көн элек кенә эшчеләр җитешми дигәнне ишеткән идем.

Кинәт клуб стенасы эчендә оркестр уйнап җибәрде. Кемдер оркестр уйнавына, бетон изү машинасының гөрләвенә, транспортёрларның шаулавына кушылып җырлый иде. Көтмәгәндә кирпеч өемнәре арасыннан Анна Павловна килеп чыкты. Ул, бертуктаусыз елмаеп:

— Ә, Алик! Килеп җиттеңме? Котлыйм, әйттем бит мин, Сафрон агай, Алик комсомол яшьләр өмәсеннән читтә калачак түгел, дидем.

Алик янына ак алъяпкыч япкан, кулларына чүкеч һәм кечкенә көрәк тоткан Сафрон агай басты:

— Онытмадым әле мин синең вәгъдәңне, дус кеше! Бүген рәхәтләнеп җырлый аласың!

Ләйлә яктыгарак чыкты:

— Комсомол яшьләр өмәсе, димәк…

— Әйе, клуб бит үзебезнеке. Тизрәк, тизрәк салып бетерергә кирәк. Шуңа күрә яшьләр эштән соң буш вакытларын клуб төзелешенә бирергә булдылар. Карагыз әле, күпме кеше җыелды. Оркестрны да чакырдык…

Анна Павловна, — дип, кемдер каршы яктан кычкырып җибәрде.

— Хәзер, хәзер!

Ләйлә күзләрен түбән төшергән, кызарган Аликка борылды:

— Нәрсә, Алик? Яңа клубның яңа залындагы беренче җыр сиңа насыйп булмаган икән, ә? — диде.

Алик дәшмәде. Аның күңелендә көрәш бара иде, Ә клуб эчендә яшь тавыш, үзенең тарихи чыгышына бер дә игътибар итмичә, һаман яңгырый иде.

Ниһаять, Алик:

— Әйе, Ләйлә, тормышта бер мәртәбә артта калсаң, ялгышыңны төзәтергә ашык икән. Камилне чакырыйммы? — диде.

— Чакыр да, бар, синең урының анда, — дип, Ләйлә кулы белән өскә күрсәтте.

Бераздан икенче каттагы басмалар өстендә Аликның тачка белән кирпеч алып баруын күзәткән Ләйлә белән Камил бер-берсенә карап елмайдылар.

1956