Ике дус һәм Ак бабай турында кыйсса

Галимҗан Гыйльман
Галимҗан Гыйльман

Хәлим белән Сәлим — күршеләр, дуслар. Алар яшәгән мәһабәт йортлар арасында Мөсәллим картның алачыкны хәтерләткән тәбәнәк йорты гына посып утыра. Яз җитеп, агачлар яшеллеккә бөдрәләнүгә, аның бу алачык-йорты да алма бакчалары эчендә күмелеп юкка чыга.
Чынлыкта алар өч дус. Малайлар телендә “Ак бабай” дип йөртелә торган Мөсәллим карт җәйнең-җәй буе шушы ике малай янында. Яшьләре төрле булса да, уйлары, сүзләре килешә күршеләрнең. Агач шөгыленә дә, авылдагы башка эшләргә дә Ак бабайлары өйрәтте бит малайларны. Аның үз оныклары юк шул. Кайчандыр Әфган иленнән улы үлеп кайткач, шул кайгыдан хәләл хатыны вафат булгач, ул гомере буе ялгыз яшәгән. Ләкин авылдагы һәр кеше бу изге, игелекле картны үз туганы кебек якын күрә, аксакал яисә мулла урынына йөртеп, зур җыеннарның, сабантуйларның түрендә тота.
Бу уй иң элек кемдә тугандыр — хәзер төгәл генә әйтүе дә кыен — ике дус малай быел яз кайтасы кошларны яңа оялар белән каршыларга булды. Мәктәптә агач эшенә осталыклары белән билгеле малайлар алар. Хәлим хезмәт дәресендә ясаган урындыклары белән ел буе район күргәзмәләрендә катнашып йөри. Сәлим исә күбрәк агач уенчыклар, сыннар ясау белән мавыга.
Март аеның кояшлы, матур бер көнендә Ак бабайның ике як күршесендә дә балта, пычкы, чүкеч тавышлары ишетелә башлады. Мөсәллим карт шундук аңлап-төшенеп алды — малайлар ниндидер җитди эшкә тотынган. Ул иң элек Хәлим янына керде. Якын ук килмичә, малайның эшләгәнен мавыгып карап торды. Кайчандыр өйрәнчек булып тагылып йөргән Хәлим хәзер әнә ничек оста уйната агачны, ничек бирелеп эшли эшен…
Ләкин Хәлим Ак бабай янында үзен бик сәер тотты. Әллә каян исәнләшеп каршы алса да, күрше карты белән ачылып китеп сөйләшмәде, аның сорауларына да кырт-мырт кына җавап бирде. Бераздан: “Өйрәткән булып, ник эш кешесен борчып йөрисең инде?” — дигәндәй, берничә мәртәбә картның күңелен кырыс, шелтәле карашы белән өшетеп алды.
Ак бабайның күпне күргән күңеле шундук сизенде. Аның сүзе дә, үзе дә артык иде монда. Менә ул язгы кояш нурларында җылынып өлгергән келәт баскычында мыш-мыш килеп сыерчык оясы ясап булашучы Хәлимнең аркасыннан кагып куйды да капкага таба китте. Урамга чыккач, Сәлим янына керергәме-юкмы дип, бераз уйланып, таптанып торды, шулай да тәвәккәлләргә булды — түгәрәк ак сакалын сыпыра-сыпыра, җете яшел төскә буялган капкага юнәлде…
Сәлим үз эше белән шулкадәр мавыккан иде, кыенсыныбрак бер читтә басып торучы Ак бабайны бераздан гына күреп-шәйләп алды. Шундук сикереп торды. Каушабрак, тотлыгып кына исәнләште.
Эшләгән эшеннән оялган шикелле иде малай. Хәлим кебек үк оста түгел бит ул… Хәлимне балта тотарга Ак бабай үзе өйрәткән. Ә Сәлимгә күрше картыннан “хезмәт дәресләре” азрак эләкте. Шулай шул, алар авылга берничә ел элек кенә кайтып төштеләр. Бервакытта да кыш һәм яз булмый торган җирдә сыерчык оялары ясамыйлар шул. Ул якларга кошлар көн үткәрергә генә киләләр. Ә бу якларга исә гаилә корырга, бала чыгарырга, нәсел калдырырга кайталар. Монда аларга оя кирәк, өй кирәк…
– Эшләр барамы, олан? — Сәлимне авыр хәлдән Ак бабай коткарды.
– Бара… Менә ясап бетерәм инде. Эләсе генә калды.
– Кайсы агачка эләргә булдың соң?
– Менә бу агачка. Өй буенда — ышанычлырак та…
– Аңа элмә, олан. — Картның йөзе җитдиләнеп китте. — Ярамый. Бердән, өй кыегы буйлап мәче үрмәләве бар. Икенчедән, җил вакытында түбәгә шап-шоп бәрелгән ботак тавышыннан кош балалары авыру алачак… Куркып үскән җан гомерле булмый ул… Өченчедән… Син, олан, кояш чыгышына ачык торган агач эзлә. Яз — җәй түгел, язда җылы тансык. Аз гына кояш нурын да тоярга тиеш анакай кош… Аның бит әле күкәй өстендә утырып балалар чыгарасы бар…
Сәлим шулай итте дә. Бакча читендә, аулактарак, көнчыгышка йөзен ачып утырган каен агачын сайлап, үзе ясаган басмалы ояны менгереп бәйләп тә куйды.
Хәлим дә сырлап-бизәкләп эшләнгән оясын урнаштырып өлгергән. Тик ул аны ышыккарак кертеп бәйләгән. Кош басарга басма да юк… Үзенең авызы колагында. Сөенерлек тә шул: ул ясаган сыерчык оясы мең мәртәбә матуррак!
Иң элек Сәлим ясаган оя ияле булды. Ояны элгәннең икенче көнендә үк аның басмасына шәмәхә канатларын елкылдатып, ата сыерчык килеп кунды. Бераздан ул үзенең хәләл парын — ана сыерчыкны алып килде. Яңа оя эленгән каен агачына кунып, дәртле сайрашып очкан сыерчыклар гаиләсе тирә-юньгә шундук җан иңдерде. Алар, гүя, бу йортның хуҗасы Сәлимгә рәхмәт әйтәләр, аңа изге теләкләр телиләр иде.
Хәлимнең сыерчык оясы, ничек кенә матур булмасын, шактый вакыт буш торды. Ниһаять, көннәр тәмам җылынып беткәч, чит яклардан соңлабрак кайткан бер пар сыерчык урнашып алды бу купшы ояга.
Ниндидер матур бер дөнья, гамь, мәшәкать барлыкка килде урамда: ике дус, очрашап-күрешкән саен, үз кошлары хакында куанышып сөйләшәләр, яңалыклар белән уртаклашалар. Мактанышып та алалар… Билгеле инде, һәркемгә үзенеке кадерле, якын.
Менә кошларның бала очырыр вакытлары җитте. Оялар эчендә кош балаларының “чи-чи” килгән тавышлары күптән ишетелә инде. Малайлар шул бала кошларның оя тишегеннән күренүләрен түземсезлек белән көтә башладылар.
Күрше малайларының яңа мәшәкатьләрен читтән генә күзәтеп яшәгән Мөсәллим карт кына шатланырга ашыкмады бугай. Аның күз карашларына кунган моңсулыкны, шомны йөзендәге изгелек чалымнары гына яшереп кала алмый иде шул.
Бу шомлы моңсулыкның сәбәбе бераздан ачыкланды: Хәлим ясаган ояда үскән ике сыерчык баласы да канат җәяргә вакыт җиткәч кенә җиргә егылып төште. Сары томшыкларын сузып, хәрәкәтсез-тынсыз яткан кош балаларына карап, Хәлим тавыш-тын чыгармыйча гына елады. Аңа кушылып Сәлим дә елады…
Балаларыннан мәхрүм калган кошлар үзләре дә өзгәләнеп еладылар, ахры. Алар үзәк өзгеч тавышлар белән ачыргаланып кычкыры-кычкыра үле балалары өстендә бөтерелеп очтылар-очтылар да, моңсыз, ямьсез шыгырдап, каядыр китеп бардылар, бу якта бүтән күренмәделәр.
Сәлим исә үз кошлары белән җәй ахырына кадәр яшәде. Кайчагында аның янына Хәлим килеп керә. Күзләрендә — менә түгеләм, менә түгеләм дип торган моң, сагыш. Ул керсә, Сәлим дә моңсуланып кала. Алар шулай моңсу гына, бер авыз сүз сөйләшмичә, үз балаларын очарга өйрәтүче сыерчыкларны күзәтәләр… Оя тишеге төбендәге тигез басмага басып кояшны сәламләүче кошлардан да матуррак , изгерәк дөньяның булуы мөмкинме соң?!
Ак бабай малайлар янына бик сирәк керә. Кошлар гамен үз язмышларына алып яшәүче бу яшь җаннарны ул койма аша гына күзәтеп яши. Чөнки аның үз хәле хәл: ниндидер бер изге гамәлне кылып җиткермәде ул. Ниндидер бик мөһим сүзне таба, әйтә алмады… Нәрсәнедер күз уңыннан ычкындырды… Күңел гамен дөнья гаменнән өстен куйды…
Офык читендә тәгәрәп йөрүче кояш кына, аңа карап: “Борчылма, Хода бәндәсе, кеше гомере генә озын ул, бер ялгышны төзәтергә язмышлар кирәк. Табигатьнең гомере яз саен кабатланып тора, киләчәк язларда сак бул, уяу, сизгер бул…” — ди кебек.

27 июнь, 2007 ел.