ИНЖЕНЕР ГАРИННЫҢ ҺИПЕРБОЛОИДЫ

Алексей Николаевич Толстой

(роман)

Инженер Гаринның һиперболоиды

1

Бу җәйдә Парижның эшкуарлары иртәнге ашны «Мажестик» кунакханәсендә ашый торган булып китте әле. Анда җыелган халык арасында франсузлардан башка бөтен милләтләрнең дә вәкилләрен очратырга мөмкин. Ашап-эчкән арада, оркестр уйнап, бөкеләр атып, хатын-кызлар чырк-чырк килеп гөрләшкән арада, зур сөйләшүләр алып барыла, сату-алу эшләре җайга салына.

Гостиницаның бер дигән холлында, күчәргә утыртылган пыяла ишекләр катында, Франциянен электәге батыр ирләренә тартымрак мәһабәт гәүдәле, чал чәчле бер агай бик эре генә кыяфәт белән кыйммәтле паласлардан арлы-бирле йөренгәләп тора. Өстенә ул киң ара фрак, аякларына ефәк оек белән лаклы, каптырмалы туфля кигән. Күкрәгенә көмеш чылбыр аскан. Бу агай швейцарлар башлыгы, гостиница тотучы акционерлар ширкәтенең ышанычлы вәкиле.

Шешенке кулларын артка куеп йөренгәндә, ул ара-тирә туктап калгалый. Пыяла стенаның теге ягында, зур-зур яшел агач кисмәкләрдәге шау чәчәккә күмелгән агачлар, пальма яфраклары арасында аның клиентлары ашап-эчеп утыра. Аңдый чакны аквариумдагы үсемлекләр һәм бөҗәкләр дөньясын өйрәнүче профессорга охшап китә.

Хатын-кызларына тел тидерерлек түгел, чибәрләр. Яшьләренә яшь дип кызыгасың, ул күзләре инде янып тора: англосаксларга хас зәңгәрләре дисеңме, Көньяк Америка хатын-кызларына хас төң карасыдайлары дисеңме, франсузларга хас миләүшә төслеләре дисеңме — һәммәсе бар. Өлкәнрәк хатыннар йсә, аш-суны әчкелтем соуслар белән тәмләткән шикелле, таушала башлаган матурлыкларын кием-салым, бизәнү белән янартып җибәргәннәр.

Хатын-кызлар анысы чибәрләр, әйтәсе дә түгел. Тик менә ресторанда утырган ирләргә швейцар агай икенче төрлерәк карый.

Капкорсак. Симез гәүдәле, сакал-мыекларын кырган чагында пәке, үтмәстәй, шешенке йөзле, йонлач бармакларын балдаклар белән бизәгән бу егетләр сугыштан сон каян, нинди шайтан таякларыннан яралганнардыр?

Алар бер таңнан икенче таңга, кадәр кабалана-кабалана төрледән-төрле шәрәп чөмерәләр. Йомшак бармаклары исә һавада акча саный, акча ясау, белән мәшгуль. Аларның күбесе Америкадан килеп оялаган. Ә бит ул нәләт төшкере илдә тездән алтынга батып йөриләр, иске изге дөньяны арзан гына бәягә кулларына төшерергә маташалар.

2

Гостиницаның ишек төбендә кузовлары кызыл агачтан эшләнгән мәһабәт машина — рольс-ройс тавышсыз гына килеп туктады. Швейцар, муенындагы чылбырын чыңлатып, ишеккә юнәлде.

Иң әүвәл тәбәнәгрәк буйлы, кыска гына кара сакаллы, саргылтрак чырайлы, итләч борынының яфраклары киңәеп киерелгән берәү килеп керде. Аның өстендә иләмсез киң озын пальто, тубал эшләпәсен маңгаена ук төшереп кигән иде.

Ул мәгърур кыйфәт белән үзенең юлдашын көтеп алырга туктады. Аның беләң бергә килгән хатын ишек төбендәге колонна ышыгыннан атылып чыккан егет белән сөйләшеп калган иде. Егеткә баш кагып, хатын күчәрле ишектән эчкә керде. Бу Париҗдагы иң гүзәл хатын-кызларның берсе, — озын зифа буйлы, соргылт күзле, сөттәй ак постау костюм кигән мәшһүр Зоя Монроз иде.

— Роллинг, без ашап-эчеп алабыздыр ич? — дип сорады ул тубал эшләпәле кешедән.

— Юк әле. Ашаганчы тегенең белән сөйләшәсем бар.

Мондый кискен җавапка да үпкәләмәвен белдергән сыман Зоя Монроз көлемсерәп куйды. Ул арада ханым белән автомобиль янында сөйләшкән әлеге егет тә керде. Өстендәге иске пальтосын җйлбәгәй җибәргән, йомшак эшләпә белән таягын кулына тоткан. Сипкел баскан йөзеңдә дулкынлану сизелә. Сирәк кенә тырпу мыегы ябыштырып куйган төсле. Ул, мөгаен, кул биреп күрешергә дә теләгәндер, әмма Роллинг, кесәләреннән кулларын чыгармыйча гына, баягыдан да кырысрак итеп:

— Семенов, сез чирек сәгатькә кичектегез, — диде.

— Эшем булды... Шул эш инде... Гафу кылгайсыз... Җайланды тагы... Алар риза... Иртәгә Варшавага чыгарга әзерләр.

Роллинг моңа каршы:

— Бөтен гостиницага акыра торган булсагыз, сезне моннан куып чыгарачаклар, — диде. Аның төссез күзләреннән рәхим-шәфкать көтәрлек тугел иде.

— Гафу кылгайсыз, пышылдап кына әйтим алайса... Варшавада һәммә нәрсә әзер: паспортлар да, киемнәр дә, корал-фәлән дә... Апрель башларында алар чик аша үтәчәкләр...

— Хәзер мин мадемуазель Монроз белән ашап-эчеп алам, — диде Роллинг. — Сез ул әфәнделәргә барып әйтегез: мин аларны бүген сәгать дүрт тулып узгач күрергә телим. Кисәтеп куегыз үзләрен: әгәр дә мәгәр мине кәкре каенга терәтергә җыеналар икән, полициягә тоттырачакмын...

Бу сөйләшү 192... елның язында булды.

3

Таң атканда Ленинградтагы Крестовка елгасында Көймәчеләр мәктәбе турысына пар ишкәкле бер көймә килеп туктады.

Көймәдән ике кеше төште. Яр кырыенда ук кыска гына сөйләшү булып алды: берсе хәйран кырыс тавыш белән нидер кушты, икенчесе, тын гына аккан караңгы суга текәлеп, тыңлап торды.

Крестовка утравындагы урман артыннан зәңгәр төн пәрдәсен ертып алсу таң атып килә иде.

Аннары икесе дә көймәгә иелде, шырпы сызгач, аларның йөзләре күренде. Көймәдән кәгазь төргәкләре алдылар, сөйләгәнне тыңлап торучысы шуларны кыстырып урман эченә кереп китте, сөйләүчесе исә көймәгә сикерде дә ашыга-ашыга ишәргә кереште. Суның шәфәкъ нуры төшкән сызыгын узды да аргы ярның күләгәсенә кереп чумды. Су өстендә дулкыннар гына чайкалып калды.

«Спартак» командасының тиз йөрешле сай бер көймәсендә төпкә җигелеп ишә торган ишкәкче Тарашкин ул төнне клубта дежур тора иде. Яз җиткәнлектән һәм яшълеге аркасында ул гомерен ваемсыз рәвештә йоклап уздырмыйча, ике тезен кочаклап, йокыга талган суга карап бонда утыра иде.

Төнге тынлыкта уйландырган нәрсә — ул да булса зур суны төшләрендә дә күрмәгән Мәскәү командасының ике ел рәттән бер кешелек, ике кешелек, дүрт кешелек көймәләрдә җиңеп чыгуы иде. Гарьләнми ничек түзәсең моңа!

Җиңелүдән соң җиңүгә ирешеп, булгаңың спортсмен яхшы аңлый иде. Шуны аңлау, аннары әчкелтем үлән, дымсу агач исләрен алып килгән ямьле яз Тарашкинга күңелен төшерергә ирек бирми, июнь аенда булачак ярышка хәзерләнергә дәрт өсти иде.

Бонда (Бон — яхт-клубларда спорт көймәләре, яхталар килеп туктый торган басма) утырган Тарашкин пар ишкәкле көймәнең килеп туктаганын да, кузгалып киткәнең, дә күреп торды. Дөнья хәлләренә ул алай артык шаккатмый иде, тик бу юлы бер әйбер аны ярыйсы ук гаҗәпләндерде: ярга төшкән ике кеше бер-берсенә пар ишкәктәй охшашлар иде. Буйлары да бер чама, өсләрендә дә бер үк төстәге киң пальто, йомшак эшләпәләрен маңгайларына ук төшереп кигәннәр, икесендә дә чөй сакал.

Әй, ис китәрлек нәрсә юк ла, Республикада үзең төсле кеше белән бергә коры җирдәме, елгадамы булсын төнлә йөрү тыелмый лабаса. Тарашкин ул чөй сакалларны шундук онытыр да иде, тик өлгерә алмый калды: шул ук көнне Көймәчеләр мәктәбе янында гына, каен урманы эчендәге ташландык дачада могҗизалы хәлләр булып алды.

Алсу шәфәкътән утраудагы әрәмәлек өстенә кояш күтәрелгәч, Тарашкин мускулларын шытырдатып бер селтәнде дә клуб ихатасыннан йомычка җыярга тотынды. Сәгать биш тулып, алтынчыга киткән генә иде әле. Ян капка шыгардап куйды, кибеп җитмәгән юлдан велосипедын җитәкләп Василий Витальевич Шельга килеп керде.

Шельга бик тә чыныккан, көчле спортсмен, урта, буйлы, нык муенлы, җинел гәүдәле, җитез хәрәкәтле; тыныч һәм сак эш итүчән кеше иде. Ул уголовный розыскта эшли, мускулларын ныгыту өчен спорт белән шөгыльләнә иде.

Ул велосипедын болдыр буена куеп:

— Ни хәлләр бар соң, иптәш Тарашкин? Ал да гөлме? — дип сораштыра башлады. — Буыннарны бераз язып алыйм дип килгән идем әле... Кара инде бу чүп-чарны, ай-яй.

Ул гимнастеркасын, салып, җиннәрен сызганды — аның куллары чандыр булса да мускуллары нык иде — боннарны ремонтлаганнан соң ихатада өелеп яткан такта кисәкләрен җыештырырга тотынды.

Бүген заводтан егетләр килә, бер төн эчендә ялт иттерербез, — диде Тарашкин. — Василий Витальевич, алты ишкәкле көймәгә языласызмы соң?

Шельга сумала мичкәсең, тәгәрәтеп барган мәлгә:

— Нишләргә дә аптыраган әле, — диде. — Мәскәү егетләренең борынына чиерткәндә ярар иде дә бит, килә алмам дип куркам... Бер мәзәк эш чыгып тора әле.

— Тагын бандитлардыр инде?

— Юк, алай гына түгел — халыкара масштабтагы җинаять...

— Кызганыч, бергә-бергә ишкән булыр идек.

Боннар ягына чыккач, су өстендә йөгерешкән кояш нурларына карап, Шельга себерке сабын тук-тук бәргәләп ныгытты да шыпырт кына Тарашкинны чакырып алды:

— Бу тирәдәге дачаларда кемнәр яшәгәнен яхшы беләсез булыр?

— Зимагурлар яши шунда.

— Март урталарында бу дачаларның берәрсенә күченеп килүче булмады микән?

Тарашкин кояш нурында тирбәлгән елгага күз төшереп алды, бер аягы белән икенчесен кашып куйды. Шуннан соң гына:

— Әнә теге агачлыкта ишек-тәрәзәләренә такта сугылган бер дача бар, — диде. — Өч-дүрт атна элек, шулай хәтердә калган, ни күрим — тегенең морҗасыннан төтен чыга. Без аны шундук, бандитлар-мазар түгел микән, дип уйлаган идек.

— Ул дачага урнашучыларның берәрсен күрмәдегезме соң?

— Туктагыз әле Василий Витальевич. Бүген иртән шуларны күрдем шиклле бит.

Сазлы ярга көймә белән килгән теге кешеләр турында егет бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

Шельга аның сүзен җүпләп торды, үткен күзләре исә кысылганнан-кысыла барды.

Әйдә, күрсәт әле шул дачаны, — диде ул һәм каеш белән аркасына аскан револьвер кабурасын барлап куйды.

5

Сирәгрәк кенә, каенлыктагы дача ташландык булырга тиеш иде: болдыры черегән, тәрәзә капкачлары өстеннән аркылы-торкылы такталар сугылган. Чардак тәрәзәләренең пыялалары коелып төшкән, почмакларындагы яңгыр торбасы чәрдәкләнеп, тетелеп беткән, асларына мүкләр үскән, өй тирәсен алабута баскан.

Дачаны агачлар арасыннан гына караштырганнан соң, Шельга саклык белән генә тарәли әйләнеп чыкты да:

— Дөрес әйткәнсез, яшиләр, — диде. — Бүген дә булганнар әле... Ни пычагыма тәрәзәдән кереп йөриләрдер — һич аңламыйм. Килегез әле монда, бу тикмәгә түгелдер.

Алар җәһәт кенә, болдырга якынлаштылар. Болдырда яңа эзләр ярылып ята иде. Болдырның сул ягындагы тәрәзә капкачын яңарак кына кубарып ташлаганнар, тәрәзә эчке якка шар ачык. Юеш комда тагын аяк эзләре калган. Зур-зур эзләр, курәсен, авыр гәүдәле кешенекедер; шулар янында ук кичерәгрәк эзләр дә бар, анысының аяк очлары эчкә табарак караган.

— Болдырда бөтенләй башка эзләр, — диде Шельга. Ул тәрәзәдән өй эченә күз салды һәм акрын гына сызгырып тавыш бирде.

— Әй, абзыкай, тәрәзәгез ачык калган, берәр нәрсәгезне чәлеп китмәгәйләре.

Җавап бирүче булмады. Караңгы бүлмә эченнән ниндидер тәмсез төче ис килә иде.

Шельга кычкырып та карады. Аннары тәрәзә төбенә менеп, револьверын чыгарды да өй эченә сикереп төште.

Беренче бүлмә буш булып, аяк астында штукатурка, кирпеч ватыклары, газета кисәкләре аунап ята иде. Яртылаш ачык калган ишектән кухняга керделәр. Ис җыя торган калпагы тутыгып беткән плитә, өстәл һәм утыргыч өсләрендә примуслар, фарфор тиглиләр, пыяла һәм металл ретортлар, банкалар, цинк тартмалар. Бер примус әле дә булса пыскып утыра.

Шельга тагын бер мәртәбә «абзыкай»га эндәшеп карады. Аннары башын чайкап алды да саклык белән генә икенче бүлмәнең ишеген ачты. Бүлмә ярыйсы ук караңгы, тәрәзә капкачлары ярыгыннан гына кояш яктысы саркый иде.

— Әнә ул! – дип куйды Шельга.

Түрдәге тимер караватта берәү чалкан ята. Өстен дә чишенмәгән. Куллары баш артына каерылып, карават чыбыкларына бәйләнгән. Аяклары да бау белән уралгаң. Күкрәк турысында пиджагы дэ, күлмәге дә умырылган. Башы иләмсез каерылган, чөй сакалы тырпаеп тора.

— Әһә, кадап үтергәннәр икән, — дип сөйләнде Шельга, күкрәк астына батырылган финкага ишарәләп. — Озак газаплаганнар... Күрегез әнә...

— Василий Витальевич, бу бит теге... көймә белән килгән кеше. Үтергәннәренә дә бер-ике сәгатьтән артык түгелдер әле.

— Шушында гына саклап торыгыз. Бернигә кагыласы, берәүне дә кертәсе булмагыз. Ишеттеме колагыгыз, Тарашкин?

Берничә минуттан Шельга клубта телефоннан сөйләшә иде инде:

— Вокзалларга наряд җибәрегез... Пассажирларның һәркайсын тикшерегез... Гостиницаларга наряд оештырыгыз. Иртәнге алтыдан сигезгә кадәр әйләнеп кайтучыларның һәммәсен тикшереп чыксыннар. Бер агент минем янга эт алып килсен.

6

Эт килгәләгәнче, Шельга чардактан башлап бөтен дачаны җентекләп тикшерергә булды.

Кая карама чүп-чар, пыяла ватыклары, обой кисәкләре, тутыгып беткән консерв банкалары аунап ята.

Тәрәзәләрне пәрәвез сарган, өй почмаклары күгәреп, гөмбәләнеп беткән. Дачаны 1918 нче елларда ук ташлап киткәннәр булса кирәк. Кухня белән тимер караватлы бүлмәдә генә кеше аягы йөргәнлеге сизелә. Үтерелгән кешенен кесәсеннән табылган франсуз булкасы белән бер телем чәй колбасасыннан башка бернинди ризык ише нәрсә, дөнья кирәк-яраклары күзгә чалынмый.

Монда кеше яшәмәгән, бирегә тик ниндидер яшертен, эш белән генә килә торган булганнар. Өйне тентеп чыкканнан соң, Шельга әнә шундый фикергә килде. Кухняны әйбәтләп күздән кичергәч, ниндидер химик препаратлар беләән эш иткәннәре мәгълүм булды. Плитә өстендәге көл өемнәрен актаргач, шундагы брошюраларның бөкләнгән битләрен укыштыргалагач, ул, үтерелгән кеше юк-бар пиротехника (Пиротехника — фейерверклар ясау һәм очыру техникасы.) белән шөгыльләнгән булырга тиеш, дигән икенче нәтиҗәне да ясады.

Мондый нәтиҗәгә килү Шельганы тәмам аптырашта калдырды. Ул тагын бер мәртәбә үтерелгән кешенең киемнәрен тентеп чыкты, ләкин берни таба алмады. Шуннан ул мәсьәләгә икенче яктан килергә тырышып карады.

Тәрәзә төбендәге эзләрне искә алганда, үтерүчеләр икәү булган, һәм алар тәрәзәдән кергәннәр, ә бу шактый хәвефле нәрсә, чөнки дачадагы кешенең тәрәзә ватып кергәнне ишетеп, каршылык күрсәтүе бик мөмкин бит.

Димәк, алар дачадагы кешедән ничек кенә булса да берәр нәрсә алу янсә аны үтерү нияте белән кергәннәр.

Ярый, алар бу кешене үтерергә теләделәр, дип карыйк. Алай дисәң, алар бит бу эшне җиңелрәк башкара алырлар, әйтик, дачага килгәнен сагалап торган булырлар иде; бу кешенең кыяфәтенә караганда, алар аны җәфалаганнар, шуннан соң гына пычак кадаганнар. Димәк, үтерүчеләр моңардан нидер сораштырып та, бусы әйтмәгән булса кирәк.

Нәрсә таләп иткәннәр икән соң? Акча дияр идең — ташландык дачада пиротехника белән шөгыльләнергә ниятләгән кешенең юлга чыкканда үзе белән зур акча алуы икеле. Дөресрәге — алар бу кешенең төнге һөнәренә бәйле берәр серне белергә теләгәннәрдер.

Уйлый торгач, Шельга кухняны кабат тикшереп чыгарга ниятләде, Стена кырындагы әрҗәләрне урыннарыннан кузгаткан иде — кухня астына казылган подвал капкачы күзенә ташланды.

Тарашкин, шәм төпчеге, яндырып, идәнгә ятты да дым бәргән идән астын яктыртып торды, Шельга исә чери башлаган юеш баскычтан аска төшеп китте. Озак та үтмәде, ул карангыдан:

— Шәмегезне алып монда төшегез әле! — дип кычкырды. — Менә кайда икән анын чын лабораториясе.

Подвал бөтен дача буйлап сузылган иде: кирпеч стена буйларында кузлага утыртылган берничә такта өстәл, газ баллоннары, кечерәк кенә мотор, динамик, электролиз ясау өчен пыяла ванналар, слесарь инструментлары, өстәлләрдә исә көл өемнәре.

— Менә бит ул нәрсә мәтәштергән, — диде Шельга, подвал стенасына сөяп куелган калын агач борысларны һәм табак-табак калайларны караштыргалап. Агач та, калай да үтәдән-үтә, тишкәләнеп, ә кайберләре тетелеп беткән — карап торышка утта көйдерелгән сымак тоела.

Имән тактаны энә белән тишкәләгәннәр диярсең! Бер миллиметрдан да нәзегрәк итеп урта бер җиренә зур-зур хәрефләр белән «П. П. Гарин» дип язылган. Шельга тактаның икенче чгын әйләндереп караган иде — шул ук хәрефләрнең киресен күреп, таң калды Калын имән тактаны ничектер үтәдән-үтә тишеп язганнар.

— Кара инде бу хикмәтне, — дип сөйләнде Шельга, — юк, П. П. Гарин монда пиротехника белән шөгыльләнмәгән.

Тарашкин аңарга ниндидер соры матдәдән пирамида төсле итеп эшләнгән, биеклеге утыз биш — кырык, иңе егерме — утыз миллиметр чамасы бер нәрсәне китереп күрсәтте:

— Василий Витальевич, бу нәрсә булыр икән?

— Каян алдыгыз аны?

— Алар анда тартмасы беләң ята.

Шельга пирамиданы әйләндерде-тулгандырды, иснәп карады, аннары өстәл кырыена куеп, яна торган шырпы кадады да үзе подвалның аргы почмагына китеп басты, Ш рпы янып беткәч, пирамида гөлт итеп дөрләп кабынды да биш-алты минут иссез-нисез, күгелҗем ялкын белән янды.

— Моннан болай тәҗрибәләр ясамаска киңәш итәм, — диде Шельга. — Пирамида, газ шәме булган булса, подвалдан чыгып та өлгерә алмас идек. Ярый, инде килеп нәрсә белдек дигәндә, мондый нәтиҗә чыгара алабыз. Беренчедән, үч алу яки талау нияте белән үтермәгәннәр. Икенчедән, мәрхүмнең фамилиясең белергә тырышып карыйк — П. П. Гарин. Безгә мәгълүме шулар гына. Сез, Тарашкин, моңа каршы үз фикерегезне куясыз: көймә белән киткәне П. П. Гарин түгел микән, дисез. Алай булмаска тиеш. Тактага фамилияне Гарин үзе язган. Психологик күзлектән чыгып караганда, бу аңлашыла да. Әйтик, мин меңә шундыйрак берәр гаҗәеп нәрсә уйлап тапсам, куанычымнан сезнең фамилияне язмас идем, үземнекен язар идем әле. Мәрхүмнең лабораториядә эшләгәне безгә мәгълүм. Шулай булгач, аның уйлап табучы, икенче төрле әйткәндә, Гарин икәнлегенә шик калмый.

Шельга белән Тарашкин подвалдан чыгып, болдырга кояшка утырдылар да, тәмәке тарта-тарта, эт алып килүче агентны көтә башладылар.

7

Үзәк почтадагы чит илләргә телеграмма кабул итә торган тәрәзәләргә берәү дерелдәгән симез кулы белән язулы бланк сузды.

Телеграфист егет шул кулга, берәр секунд, карап торды да, эшнең нидә икәнең төшенеп, үзалдына: «Әһә, бишенче бармагы юк икән, чәнти бармагы», — диде һәм бланктагы язуны укырга кереште:

«Варшава. Маршалковская. Семеновка. Йомышыгыз яртылаш кына үтәлде, инженер китеп барды, документларын калдырмады, әмерегезне көтәм. Стась».

Телеграфист «Варшава» сүзенең астына кызыл карандаш белән сызып куйды. Аннан соң урыныннан торды да, гәүдәсе белән тәрәзәне каплап, рәшәткә аша телеграмма бирүчегә күз салып алды. Урта яшьләрдәге, шешенке саргылт чырайлы, арпа мыегы авызын томалаган юан гына бер кеше. Күзләрен күрерлек түгел — күз кабаклары җилсенгән. Такыр башында көрән төстәге бәрхет картуз.

— Нәрсә булды? Нигә телеграмманы алмыйсыз? — дип сорады ул тупас кына.

— Шифрлы бит ул, — диде телеграфист.

— Ничек инде ул шифрлы булсын ди? Нәрсә тузга язмаганны сөйлисез? Сату-алу эшен язам, алмаска хакыгыз юк. Мин Польша консуллыгыннан, удостоверениемны күрсәтә алам. Тоткарлаган өчен җавапка тарттырам!

Дүрт бармаклы кеше зәһәр ачуланып, такыр башын селки-селки тиргәште тиргәшүен, әмма тәрәзәдәге кулы барыбер дерелдәүдән туктамады.

— Эш болай тора бит, гражданин, — диде анарга телеграфист, — сез, бу телеграммада сату-алу эшен язам, дип ышандырырга тырышасыз, ә мин әйтәм, политикага бәйле, шифрлы, дим.

Телеграфист көлемсерәп тора бирде. Сары чырайлы әфәнде исә тавышын күтәргәннән-күтәрә барды. Ул арада анын телеграммасын сиздермичә генә алып, бүген озатылган хәбәрләрне тикшерер утыручы Василий Витальевич Шельга өстәленә илтеп салдылар.

«Варшава. Маршалковская» дип язылган бланкны күргәч, ул зал ягына чыкты да ачулы әфәнденен артына килеп басты һәм телеграфистка ым какты. Егет исә борыннарын җыерып, паннар тоткан политикага карата бер-ике сүз әйткән булды да квитанция язарга утырды. Поляк ачудан мышный-мышный, лаклы ботинкаларын, шыгырдатып, бер аягыннан икенче аягына авышкалады. Шельга анын зур-зур аякларын күргәч, тышкы ишек катына барып, дежур торучы агентка полякны күзәтергә кушты.

Кичәге эзләнүләр бертөрле дә нәтиҗә бирмәде: эт ис белән дачадан Крестовка елгасына килеп туктады — җинаятьчеләр көймәгә утырып киткәннәр, ахрысы. Вокзаллардан эзләу дә уңышсыз бетте: күрәсең, Ленинградта оялары яхшыдыр. Телеграммалардан да юньле нәрсә чыкмады. Менә бу соңгысы гына — Варшавага Семеновка җибәрелә торганы кызыксыну уята уятуын...

Телеграфисттан квитанцияне алгач, поляк кесәсенә акчага дип тыгылды. Нәкъ шул чакны тәрәзә янына карасу күзле, чибәр йөзле, чөй сакаллы берәү кулына бланк тотып килеп басты да, урын бушаганны көтеп, тәкәллефсез генә усал полякның зур корсагына карап тора башлады.

Аннары Шельганың күз алдында хәйран бер күренеш булып алды: тегенең дүрт бармаклы кулын күрүгә, чөй сакалны корт чаккандай булды, ул полякның йөзенә текәлде.

Күз карашлары очрашкан иде — полякның авызы шар ачылып, төшенке күз кабагы югары сикерде, тонык күзләрендә коточкыч курку чагылды, йөзе хамелеонныкыдай үзгәрде — кургашын төсенә керде.

Шунда гына Шельга эшнең серенә төшенде: ул поляк каршысындагы чөй сакал Крестовка утравындагы урман дачасында үтерелгән кешенең игезәге дип уйларлык иде...

Поляк карлыккан тавыш белән кычкырып җибәрде дә җәһәт кенә ишеккә юнәлде. Аны күзәтергә тиешле агент һичбер төрле тоткарлык ясамады, аңарга тагылып урамга чыкты.

Мәрхүмнең игезәге тәрәзә янында торып калды. Аның кара каймалы салкын кузләре гаҗәпләнүдән гайре берни сиздермәде. Ул иңнәрен1 җыерып алгандай итте, поляк чыгып киткәч, телеграфистка бланк сузды:

«Париж. Батиньоль бульвары, 555 иче номер сорап алыр. Хәзәрдән үк анализ ясарга керешегез, сыйфатын илле процентка күтәрегез, май урталарында беренче посылкагызны көтәм. П. П.»

Телеграфистка ул болай диде:

— Минем дустымны Неорганик химия институты Парижга командировкага җибәрде, шул башкара торган фәнни эш турында сүз бара.

Үзе ашыкмыйча гына кесәсеннән папирос тартмасы чыгарып, папиросын тартмага суккалап алды да саклык белән генә кабызып җибәрде.

Шельга аңа әдәпле генә итеп сүз кушты:

— Сезгә бер-ике сүзем бар иде, — диде.

Чөй сакал аңа текәлеп карады да, керфекләрен аска төшереп, үтә нәзакәтле итеп җавап кайтарды:

— Тыңлыйм. Сөйләгез.

Мин уголовный розысктан — диде Шельга һәм кенәгәсен ача төшебрәк: —Сөйләшергә җайлырак урын тапсак та, зарар итмәс иде, — дип өстәде.

— Сез мине кулга алмакчы буласызмы?

— Уемда да юк. Мин сезне кисәтеп кенә куярга телим: моннан уктай атылып чыгып киткән поляк сезне үтермәкче була, кичә ул Крестовкада инженер Гаринны үтергән.

Чөй сакал беравык уйга кайып торды. Ләкин ул тынычлыгын да, игътибарлы булуын да җуймады.

— Әйдәгез соң, минем әле унбиш минут вакытым бар, — диде.

8

Урамга чыгулары булды, Шельга янына тимгел-тимгел кызарынган дежур агент йөгереп килде:

— Иптәш Шельга, теге ычкынды бит.

— Нигә җибәрдегез?

— Аны автомобиль белән көтеп торганнар.

— Сезнең дә мотоциклыгыз бар иде түгелме соң?

— Эшкә ярамый — диде агент, почтамт ишегеннән йөз адым чамасындагы мотоциклга күрсәтеп. — Йөгереп тә барды, шинына пычак та кадады. Мин сыбызгы сызгыртып калдым, ә ул машинасына утырды да — выжт.

— Машинасының номерын күрә алдыгызмы соң?

— Юк шул.

— Өстегездән рапорт язам.

— Ничек күрәсең ди аның номерын — юри пычракка буягач!

— Ярар алайса. Хәзер угрозыскка барыгыз, егерме минуттан мин дә килеп җитәрмен.

Шельга чөй сакал артыннан китте. Беркадәр вакыт алар дәшми-тынмый бардылар. Профсоюзлар бульварына борылдылар.

— Сез бик тә инде мәрхүмгә охшагансыз, — диде Шельга.

— Миңа моны ишеткәләргә туры килгәне бар инде. Минем фамилиям Пьянков-Питкевич. Кичәге газетадан укып Гаринны үтергәннәрен белдем. Кызганыч. Миң аны бик яхшы белә идем. Бик уңган кеше, менә дигән химик. Аның Крестовкадагы лабораториясендә булгаларга, туры килә иде. Ул хәрби химия өлкәсендә гаҗәеп зур ачыш ясарга хәзерләнә иде. Төтен шәмнәре дигән нәрсәне ишеткәнегез бармы сезнең?

Шельга аңарга кырын гына карап алды да җавап бирәсе урынга үзе сорап куйды:

— Ничек уйлыйсыз — Гаринны үтерү Польша файдасына бәйле берәр нәрсә микән?

— Юктыр. Анын сере тирәндәрәк ята. Гарин эшли торган нәрсә турында Америка матбугатында басып чыгарганнар. Польша ике арада бәйләнеш тоту өчен генә кирәктер.

Бульварда Шельга утырырга тәкъдим итте. Кеше-кара күренми иде. Шельга, портфелен ачып, рус һәм чит ил газеталарыннан кисеп алынган хәбәрләрне берәм-берәм тезенә җәйде.

— Гарин химия өлкәсендә эшләгән иде, анын турындагы хәбәр чит ил матбугатына үтеп кергән, дисезме әле? Менә боларнын кайсыберләре сез әйткәннәргә туры килә, кайбер нәрсәләр исә миңа бөтенләй үк аңлашылып җитми. Укып карагыз әле менә:

«...Америкада бер рус уйлап табучысының эшләре, турында Ленинградтан алынган мәгълүматлар зур кызыксыну тудырды. Анын приборы монарчы билгеле булганнар арасында иң зур җимерү көченә ия икән, дигән фикерләр йөри».

Питкевич укыды да:

— Сәер инде... Белмим шул, ишеткәнем булмады... Гарин турында түгелдер бу, — дип куйды.

Шельга аңарга икенчесен сузды:

«...Америка флотының Тын океанда үткәреләчәк зур маневрлары уңае белән, хәрби министрлыкка Советлар Россиясендә эшләнеп яткан биниһая зур җимерү көченә ия булган приборлар хакында мәгълүматыгыз бармы? — дигән сорау куелды».

Питкевич, язып та карыйлар инде, дигәндәй бер кыланыш белән Шельга кулыннан өченче хәбәрне алды:

«...Химия короле миллиардер Роллинг Европага китте. Аның сәяхәте күмер сумаласы һәм аш тозы продуктларын эшкәртүче заводлар трестын оештыруга бәйләнгән. Париҗда биргән интервьюсында Роллинг, революңион көчләр дер калтыраткан Иске Дөнья илләренә үзенең аҗдаһа химия концерны тынычлык алып киләчәк, дигән ышаныч белдерде. Советлар Россиясен Роллинг аеруча агрессив итеп телгә алды: ишетүемчә, ул илдә җылылык энергиясен еракка юнәлдерү өстендә ниндидер серле эшләр алып барыла икән, диде».

Питкевич илтифат белән укып чыкты. Уйга калды. Аннары кашын җыерып:

— Гаринның үтерелүе менә шушы мәкаләгә бәйләнгән булуы бик ихтимал, — диде.

Көтмәгәндә Шельга:

— Сез спорт белән шөгыльләнәсезме? — диде дә, Питкевичның кулын алып, учын өскә әйләндерде. — Мин үзем спорт дип үләм инде.

— Ишкәк тотып кулы кабармаган микән, дисез инде, иптәш Шельга... Әйе, ике җирдән кабарып чыккан— бу инде минем начар ишкәкче икәнемне күрсәтә: өченче көн Гаринны көймә белән Крестовка утравына чыгарганда сәгать ярымлап иштем... Шундый мәгълүматка сез канәгатьме?

Шельга анын кулын җибәрде дә көлеп куйды:

Үткен кеше икәнсез, иптәш Питкевич, сезнең белән чынлап торып мавыгу да зарар итмәс иде.

— Көрәштән минем бервакытта да баш тартканым юк.

— Әйтегез әле, Питкевич, теге дүрт бармаклы полякны сез моңарчы да белә идегезме?

— Дүрт бармаклы кулны күргәч, нигә исе китте икән, дисез инде? Күзегез үткен икән, иптәш Шельга. Әйе шул, таң калдым... алай гына да түгел — котым алынды.

— Нигә?

— Нигә икәнен әйтәсем килми.

Шельга иренен тешләде. Тын бульварның аргы башына күз салды.

Питкевич сүзен дәвам итте:

— Аның кулы гына гарип түгел, күкрәгендә дә кыйгачлап төшкән эз бар. Ул Истәлекне мең тугыз йөз унтугызынчы елда Гарин калдырган иде. Стась Тыклинский аның исеме...

— Нәрсә, мәрхүм, Гарин әллә аны да өчәр дюймлы такталарны тураклаган төсле гарипләткәнме?

Питкевич ялт итеп гәптәшенә таба борылды. Беравык алар күзгә-күз карашып тордылар: берсенең карашы тыныч һәм астыртын, икенчесенеке исә көләч һәм ачык иде.

— Әллә мине ахыр чиктә кулга алырга җыенасыз инде, иптәш Шельга?

— Юк... Анысы качмас.

— Бик дөрес... Мин, әлбәттә, күпне беләм. Тик инде сер итеп, саклый торган нәрсәмне әйттерергә һич кенә дә мәҗбүр итә алмаячаксыз. Үзегез күреп торасыз, җинаятькә минем бертөрле дә катнашым юк. Телисез икән — ачыктан-ачык уйныйбыз, һәр һөҗүмнән сон очрашып фикер алышабыз. Шахмат уйнаган кебек. Берберебезне үтерүгә китереп җиткермибез. Әйтсәм әйтим инде, гәпләшеп утырган арада сезне үтерүе берни түгел иде. Чынлап әйтәм. Әгәр сезнең урында Стась Тыклинский утырган булса, мин як-ягыма караныр идем дә беркем юк икәненә тәмам ышангач, салмак кына атлап Сенат мәйданына китеп барыр идем. Аны шушы эскәмиядә үле хәлендә, бөтен тәнен тимгел баскан килеш табарлар иде. Ләкин кабатлап әйтәм, аның ише фокусларны сезгә карата кулланмаячакмын. Я, уйныйбызмы соң?

— Уйныйбыз. Риза, — диде Шельга, күзен утландырып. — Беренче булып мин һөҗүм итәмдер инде?

— Үзәк почтада эләктермәгән булсагыз, мин үзем килеп сезгә уйнарга тәкъдим итмәгән булыр идем әле. Дүрт бармаклы полякның эзенә төшәргә булышырмын. Кайда гына очратсам да, шундук сезгә я телефоннан, я телеграф белән хәбәр итәрмен.

— Булды бу. Ә хәзер, Питкевич, теге куркыныч әйберегезне күрсәтегез инде.

Питкевич башын чайкап алды, әйдә, сезнеңчә булсын — ачыктан-ачык уйныйбыз ич, дигәндәй, көлемсерәп куйды, аннары ян кесәсеннән саклык белән генә озынча бер тартма чыгарды. Аның эчендә бармак калынлык кына металл трубка ята иде.

— Менә шул инде, бер башына басасың да эчендәге пыяласы ватылып китә.

9

Уголовный розыскка җиткәндә Шельга, телеграф баганасына килеп бәрелгән шикелле, кисәк туктап калды.

— Һе! — диде ул, авыр сулап. — Һе! — диде һәм, гайрәтләнеп, җиргә тибеп куйды. — Бу чаклы оста булыр икән, артист!

Кәкре каенга терәттеләр шул. Кеше үтерүчедән ике адымда тор да шуны кулга алмый җибәр, имеш. Эшләнгән җинаятьнең бөтен нечкәлекләрен белә торган кеше белән сөйләш тә, ул сиңа юньләп берни әйтмичә китеп барсын, имеш. Бу Пьянков-Питкевич дигәннәре: ниндидер бер зур серне белә булса кирәк... Шельга менә хәзер генә, сизенә башлады — ул дәүләт күләмендәге, дөнья күләмендәге әһәмияткә ия булган сер икән... Ә бит Пьянков-Питкевичны койрыгыннан эләктергән үк иде — шуып чыкты, хәерсез, ычкынды!

Шельга үзе эшли торган өченче катка атлый-йөгерә менеп җитте. Өстәл өстендә газетадан ясалган пакет ята иде. Эчкә кереп торган тәрәзә кырында юантык гәүдәле, юаш кына бер кеше утыра иде. Итеген майлап җибәргән, картузын салып, корсагы турысына тоткан. Ул, Шельганы күргәч, торып башын иде. Аннары бүлмәгә самогон исе бөркеп:

— Управдом Бабичев булабыз, Пушкарский урамдагы егерме дүртенче йорттан, жилтовариществодан, — диде.

— Бу пакетны сез китердегезме?

— Без китергән идек шул. Унөченче фатирдан... Төп бинанын үзендә түгел ул. Кушып салынган өлешеннән. Шунда яшәүче егетебезнең ике тәүлектән бирле кайтканы юк. Бүген милиция чакырттык, ишеген ачып кердек, закон кушканча акт яздык, — управдом учы белән авызын томалады — аның бит алмалары комачтай кызарды, күзләре түгәрәкләнде, дымланды, ә бүлмәгә самогон исе таралды, — менә бу пакетны аннан соң мичтән табып алдык.

— Ул егетегезнең фамилиясе ничек иде?

— Савельев Иван Алексеевич.

Шельга пакетны ачып җибәргән иде — аннан Пьянков-Питкевичның фоторәсеме, кайчы белән тарак, чәч буйый торган карасу сыекча салынган кечерәк кенә шешә килеп чыкты.

— Нинди һөнәр иясе иде ул Савельев?

— Фән кешесе иде... Шакшы сулар ага торган торба шартлагач, комитет аңар сүз кушып караган иде дә... «Бик рәхәтләнеп ярдәм итәр идем, химик шул мин», дип әйтеп әйткән иде.

— Төннәрен еш китеп йөри идеме сон?

— Төннәренме? Бер дә сизелмәде. — Управдом тагын авызын томалады. — Таң тишегеннән китәдер иде, анысы хак, ә менә төнлә йөргәнен сизгәнебез, исерек чагын күргәнебез булмады.

— Танышлары киләп йөри идеме соң?

— Юк шикелле.

Шельга телефоннан Петроград ягындагы милиция бүлеге белән бәйләнешкә керде. Пушкарский урамдагы егерме дүртенче йортның кушып салынган өлешендә Савельев Иван Алексеевич дигән кеше чынлап та яшәгән икән. Утыз алты яшендә, инженер-химик. Февраль аенда килеп урнашкан. Тамбов милициясе тарафыннан бирелгән удостоверениесен күрсәткән.

Шельга Тамбовка телеграмма сукты, аннары управдом белән бергә автомобильгә утырып Фонтанкага юнәлде. Анда җинаятьләр тикшерү бүлегендә, суык бүлмәдә —Крестовка утравында үтерелгән кешенең мәете ята иде. Управдом аны күрүгә танып алды, унөченче квартирада яшәгән кеше икәнлеген әйтте.

10

Шул ук вакытларда диярлек үзен Пьянков-Питкевич дип атаган кеше ябык түбәле карета белән Петроград ягындагы бер бушлыкка килеп туктады, юл хакын түләде дә бушлык буйлап тротуардан китеп барды. Такта коймага эшләнгән ян капканы ачып керде, ишегалдын узды да кара ишек ягындагы тар баскычтан бишенче катка менде. Ике ачкыч белән ишеген ачтыу шыр буш алгы бүлмәдә пальтосын, эшләпәсен салды, аларны бердәнбер кадакка элеп куйды, аннары дүрт тәрәзәсенә дә яртылаш акшар сыланган түр бүлмәгә узды. Тетелеп беткән диванга утырып, ике кулы белән битен каплады.

Китап киштәләре, физик приборлар тулы ялгызак бүлмәсендә генә ул кичәгедән бирле үзен тетрәтеп торган коточкыч борчылу хисенә бирелә, дулкынлана ала иде.

Битен ике яктан кыскан куллары дерелди иде. Үлем куркынычының бөтенләй үк үтеп китмәгәнен аңлый иде ул. Димәк, чолганышта калган. Аның файдасына эш итүче мөмкинлекләр бик аз шул — йөздән туксан тугызьь аңа каршы.

— Нинди саксызлык, нинди саксызлык! — дип сөйләнде ул үзалдына.

Барлык көчен җыеп дулкынлануын җиңде, керләнгән мендәрен йодрык белән төйгәләп, чалкан ятты да күзен йомды.

Бөтен уйлары үзен тотуга, тыеп торуга юнәлтелгән булганга, анын башы эшләми иде әле. Берничә минут үлгәндәй ятканнан соң хәл керде тагын үзенә. Урыныннан торып, стаканга мадера салды, аны бер йотуда эчеп тә җибәрде. Тәненә кызуы йөгергәч, ул бүлмә буйлап йөри-йөри ашыкмыйча гына котылу юлын эзли башлады.

Саклык белән генә, плинтус янындагы купшынган иске обойны кайтарып, аның астыннан сызымнар ясалган табаклы кәгазьләр чыгарды, аларны әвәрәләп төрде. Киштәдән берничә китап алып, сызымнар һәм физик приборлардан алынган детальләр белән бергә, чемоданга тутырды. Әледән-әле туктап колак сала-сала, ул чемоданны түбәнгә төшерде, караңгы утын подвалындагы чүп-чар өеме астына күмде. Яңадан үз бүлмәсенә менгәч язу өстәле тартмасыннан револьверын алды, аны караштыргалап арткы кесәсенә салды.

Биш түларга унбиш минут вакыт калган иде. Ул яткан килеш кенә бер-бер артлы берничә папирос тартты, төпчекләрен почмакка ыргытты.

Кисәк кенә:

— Тапмаганнар лабаса! — дип кычкырып әйтә куйды. Диваннан сикереп торды да бүлмә буйлап ишекле-түрле, кызу-кызу йөренә башлады.

Кичке эңгердә ул аягына тупас итек, өстенә җитен пальто киеп, өйдән чыкты.

11

Төн уртасында милициянең уналтынчы бүлегендә телефонга деҗурныйны чакырдылар. Берәү ашыга-ашыга болай диде:

— Крестовка утравына, өченче көн кеше үтерелгән дачага хәзер үк милиция наряды җибәрегез...

Шуды гына әйтте дә тынып калды. Дежурный трубкага сүгенеп куйды. Телефон станциясенә шалтыратып сораган иде — Ишкәкчеләр мәктәбеннән шалтыраттылар, дигән хәбәр алды. Ул мәктәптән сораштырырга булды. Анда телефон шактый озак чырылдап торды, торды да, шуннан соң гына йокылы тавыш ишетелде:

— Кем тия?

— Сездән шалтыраттылармы?

Теге тавыш, исни-исни:

— Бездән шул, — дип җавап кайтарды.

— Кем иде? Сез күрдегезме?

— Юк, бездә электр эшләми. Иптәш Шельга кушты, диде.

Ярты сәгатьтән дүрт мндиционер Крестовкадагы ташландык дача янында йөк машинасыннан сикерешеп төште. Каен башларында тонык кына булып кичке шәфәкъ беленә иде әле. Кемнендер ыңгырашканы ишетелде. Болдырдан биш-алты адым җирдә толып кигән берәү йөзтүбән ята. Чалкан әйләндерсәләр — каравылчы. Баш очында хлороформлы мамык.

Ишек шар ачык. Йозага йолкынган.

Милиционерлар эчкә кергәч, идән астыннан тонык кына тавыш ишетелде:

— Капкачны ачыгыз, кухнядагы баз капкачын ачыгыз, иптәшләр...

Кухня стенасы буена өстәлләр, әрҗәләр, авыр-авыр капчыклар тау кадәр өелгән иде. Аларныц кайсын кая ыргытып, баз капкачын ачтылар.

Идән астыннан пәрәвез сарган, өсте-башы тузанланып беткән, күзе тонган Шельга килеп чыкты.

— Тизрәк минем арттан! — диде ул, үзе бүлмәгә томырылды. — Яктыртыгыз әле!

Фонарьлар белән яктырткач, тимер караватлы бүлмәнең идәнендә ике револьвер, кызгылт бәрхет картуз, зәһәр әче исле косык күрделәр.

— Сак булыгыз! — дип кычкырды Шельга. — Сулыш алмагыз, тизрәк чыгыгыз — үлем бу!

Ул чигенә-чигенә, милиционерларны ишеккә этәрде, үзе идәндә аунап яткан бармак кадәрле генә металл трубкага коты алынып, чирканып карады.

12

Зур эш йөртүчеләргә хас булганча, химия короле Роллинг эшкә кагылышлы йомыш белән килүчеләрне махсус бинада — офиста кабул итә. Анда анын секретаре килүчеләрне энә күзеннән уздырып, кемнец кем икәнен ачыклый, аларнын нәрсә уйлаганнарын үтәдән-үтә күрә, искиткеч бер әдәплелек белән барлык сорауларына җавап бирә. Стенографистка Роллингның идеяләрен сүз кристалларына әйләндерә, ә инде моныц еллык арифметик уртачасын чыгарсац, аннары акча эквивалентына тапкырласаң — якынча болай бәяләнә: неорганик химия короле идеясенең бер секунд эчендәге мыскалы илле мең долларга тиң. Дүрт машинистканың кызгылт тырнаклы бармаклары дүрт ундервудның клавишалары өстендә берөзлексез биеп тора. Йомышчы малайны чакырырга өлгерми — Роллннгның ихтыяры материягә әйләнгән диярсең, хәзер каршысына килеп баса.

Роллингның Мальзерб бульварындагы офисы шактый күңелсез, караңгы бина. Стеналарга карасу парча сугылган, идәнгә дә шундый ук төстәге, кайын йомшак паласлар җәелгән, мебель дә кара күн белән тышланган. Карасу өстәлләр өстендәге пыялада химия заводларының проспектлары, көрән күн тышлы белешмәләр, һәйбәт рекламалар ята. Каминны сугыштан алып кайтылган бомбомет белән тутыгып беткән берничә газ снаряды бизи.

Карасу-көрән чикләвек агачыннан эшләнгән биек ишек артында, төрле диаграммалар, картограммалар, фотографияләр арасында химия короле Роллинг үзе утыра. Йомыш белән килүчеләр, энә күзеннән үткәннән соң, йөнтәс паласларга басып кабул итү бүлмәсенә керәләр дә күн урындыкларга чөмәшеп, карасу-көрән биек ишектән күзләрен ала алмыйча, дер калтырап көтеп утыралар. Чикләвек агачыннан эшләнгән ишек артындагы кабинетның һавасы гына да нинди кыйммәтле: секундына илле меңлек фикерләр иясе, химия короле кабинеты ла ул.

Кинәт әлеге чикләвек агачыннан эшләнгән ишекнең шар күтәргән арслан тәпиенә охшатып ясалган ябсы җиз тоткасы селкенеп куйгач һәм аннан соргылт костюм кигән, чигәсен кырпу сакал баскан, искиткеч тупас кеше — загфыран сарысы капкан авыру чырайлы король күренгәч, тып-тын кабул итү бүлмәсендә утыручыларның кайсының гына йөрәге ешрак типмәс икән? Ишекне ача биреп, король йомыш белән килүчегә текәлеп карый да американ акценты белән:

— Керегез! — ди.

13

Секретарь, алтын карандашны ике бармагы белән генә тоткан хәлдә, искиткеч ягымлы итеп сорау бирде:

— Гафу итегез, фамилиягез ничек әле?

— Генерал Субботин... эмигрант.

Җавап бирүче гайрәтләнеп иннәрен калкытты, йомарланган кулъяулыгы белән аксыл мыегын сыпырып алды.

Секретарь дусларча, күңелле генә сөйләшеп утырган кебек, елмаеп куйды, карандашы белән блокнотына нидер сырлады да сагаеп кына яңа соравын бирде:

— Мистер Роллинг белән сөйләшергә теләвегезнең төп максаты ңәрсәдә соң, месье Субботин?

— Бик җаваплы, бик кирәкле максат.

— Мистер Роллингка кыскача гына аңлату өчен кәгазьгә төшерә алмаммы дигән идем.

— Болай бит ул, минем максат дигәнем план ул... Ике як өчен дә файдалы план...

— Большевикларга каршы химия куллануга бәйле план дип аңлыйммы? — дип сорап куйды секретарь.

— Нәкъ үзе... Мин менә шуны мистер Роллингка тәкъдим итмәкче булам да инде.

— Мистер Роллингта андый планнар чамадан тыш күп түгел микән, дип шикләнәм әле мин, — диде секретарь, тегенең сүзен әдәпле генә бүлдереп. Көләч йөзенә хәвефләнү билгеләре чыкты. — Большевикларга каршы химия куллану турында фәкать руслар гына да бер атна эчендә йөз егерме дүрт план тәкъдим итте. Портфелебездә тагын бер үк вакытта Харьковка, Мәскәүгә, Петроградка һава һөҗүме башлау өчен гаҗәеп әйбәт эшләнгән диспозиция дә бар. Ул планның авторы гаҗәеп зур осталык белән хәрби көчләрне Россиягә күрше кечкенә дәүләтләр территориясенә туплый. Автор шулай ук сметасың да күрсәтә: бу өч башкалада яшәүче халыкны тулысынча кырып бетерү өчен алты мең сигез йөз илле тонна гәрчич газы кирәк булачак, ди.

Генерал Субботин каны тиз йөрүдән чөгендер шикелле кызарды һәм:

— Алай булгач, нәрсәгә сузасыз соң? — дип, секретарьның сүзен бүлдерде. — Минем план да начар түгел, бусы аеруча шәп. Дәртенә керешергә кирәк! Сүздән эшкә күчәргә кирәк... Тоткарлык нәрсәдә соң?

— Хөрмәтле генералым, тоткарлык менә нидән килә: мистер Роллинг үзе туздырачак сумманың эквивалентын күрми.

— Ниткән эквивалент ул тагы?

— Алты мең сигез йөз илле тонна гәрчич газын самолеттан ташлату мистер Роллингка берни тормый. Ләкин ул бушлай гына эшләнмәячәк. Сугышны акчасыз гына алып барып булмыйдыр бит? Тәкъдим ителгән планнарда мистер Роллинг сугышның фәкать бер генә ягын күрә. Ә менә большевикларга каршы диверсия алып баруның эквивалентын, ягъни күпме файда китерәсең, кызганычка каршы, берәү дә күрсәтми.

— Көн кебек ачык аңлашылды... Россиягә законлы хуҗаларын, законлы стройны кайтаручыга файдасы... аның файдасын алай гына санап бетерә алмыйсың инде... Андый кешене алтын-көмешкә күмәбез инде! — Генерал секретарьга бөркеттәй, каш астыннан карады. — Әһә, алайса, эквивалентын да күрсәтергә икән?

— Төп-төгәл итеп, саннар белән күрсәткәндә, сулга — пассив, уңга — актив саннарны язып, астына сызганнан соң плюс килеп чыгарлык булса, бәлки, мистер Роллинг кызыксыныр да иде.

— Әһә! — диде генерал, мыш-мыш килеп тузанлы эшләпәсен баса төшеп киде дә ныклы адымнар белән ишеккә юнәлде.

14

Генералның чыгып китүе булды, тышкы ишек төбендә йомышчы малайның кемгәдер, керергә ярамый, дип җикеренүе ишетелде. Шундук икенче бер тавыш бу малайны шайтан алып китсен иде дигән теләк белдерде, секретарь каршысына Семенов килеп басты. Пальтосын җилбәгә җибәргән, эшләпәсен таягы белән бергә кулына тоткан, чәйнәлеп беткән сигарасын авыз кырыена капкан.

Ул ашыгып кына секретарьга:

— Сәлам, агайне, — диде дә эшләпәсе белән таягын өстәлгә ташлады. — Мине король янына чиратсыз гына кертеп җибәрегез әле.

Секретарьның алтын карандашы һавада асылынып калды.

— Мистер Роллингның бүген эше күбрәк иде шул.

— Юкны сөйләмәгез, агайне... Анда минем автомобильдә хәзер генә Варшавадан килеп төшкән кеше утыра... Мистер Роллингка әйтегез, Гарин эше белән килгәннәр, диегез.

Секретарьның кашлары сикереп куйды, һәм ул биек ишектән кереп китте. Бер минуттан кире дә чыкты. Нәзакәтле генә басынкы тавыш белән:

— Месье Семенов, сезне чакыралар, — диде һәм шар күтәргән арслан тәпиенә охшаган тоткасыннан тотып ишекне дә үзе ачты.

Шуннан Семенов химия короле каршысына кереп басты. Тик Семеновның моңа әллә ни исе китмәде: бердән, ул тумыштан сантый, икенчедән исә, хәзер аңа король түгел, ул корольгә кирәгрәк иде. Роллинг аңа яшел күзләре белән үтәли тишәрдәй булып текәлде. Семенов моңа да илтифат итмәде — өстәлнең икенче ягына, каршысына килеп утырды.

— Я? — диде Роллинг.

— Булды.

— Сызымнармы?

— Мистер Роллинг, матавык килеп чыкты бит әле...

Роллингка шул җитә калды.

— Сызымнар кайда? Нигәдер мин аларны күрмим, — диде ул, ярсып, һәм учы белән җиңелчә генә өстәлгә сугып куйды.

— Роллинг, мин бит сезгә сызымнарны табып бирү белән генә чикләнмичә, приборның үзен китерергә вәгъдә иттем... Мин болай да шаккаткыч күп эш эшләдем... Кирәкле кешеләрне эзләп таптым... Аларны Петроградка җибәрдем. Алар Гаринның лабораториясенә үтеп керделәр. Приборның ничек эшләгәнен үз күзләре белән күрделәр... Ә менә шуннан соң шайтан белсен нәрсә килеп чыкты... Беренчедән, Гариннар икәү икән.

Роллинг чыраен сытып:

— Мин аның шулай буласын башта ук белгән идем, — дип куйды.

— Без берсен юк иттек инде.

— Нәрсә, үтердегезмени?

— Шундыйрак бер нәрсә эшләдек инде, һәрхәлдә, ул җан тәслим кылды. Сезнең моңа бер дә, исегез китмәсен: аны юк итү Петроградта башкарылды, ул үзе совет кешесе иде. Вак мәсьәлә... Шун нан соң икенчесе — тегенең игезәге килеп чыкты... Без инде коточкыч зур эш башкарып та...

— Кыскача гына әйткәндә, — диде Роллинг, аның сүзен бүлдереп, — Гаринмы, аның игезәгеме исән әле, мина ни сызымнарын, ни приборларын китергәнегез юк. Ә мин шуңа нихәтле акча әрәм иттем.

— Телисез икән, хәзер чакырам — автомобильдә шул эшләрнең барысына да катнашучы кеше — Стась Тыклинский утыра, ул сезгә бәйнә-бәйнә сөйләп бирер.

— Күрәсем дә килми Тыклинскийларыгызны. Сызымнар, приборлар кирәк миңа... Буш кул белән килергә оялыр идегез, ичмасам...

Бу сүзләрнең салкынлыгына да, Роллингның бу алама рус эмигрантын хәзер яндырып-көйдереп бетерәм дип, йотардай булып текәлүенә дә карамастан, Семенов бер дә оялмый-нитми, чәйнәлеп беткән сигарасын авызына кабып, кыю гына сөйләнә башлады:

— Тыклинскийны күрергә теләмисез икән — күрмәссез: аны күрүдән сезгә файда килмәс. Эш менә нәрсәдә бит әле: миңа акча кирәк, Роллинг, егерме мең франк чамасы. Чек язасызмы, акчалата бирәсезме?

Дөньяда бик күпне күргән, кешеләрне таный белгән Роллингның да бу хәтле оятсыз адәмне очратканы юк иде әле. Шуның белән сөйләшеп ничаклы вакытын — кыйммәтле минутларын әрәм итте бит! Шуның сипкелле битенә кара савыты белән тондырудан Роллинг үзен көчкә тыеп калды — аның итләч борынына хәтта бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Үз-үзен кулга алып, ул звонокка үрелде.

Аның кулы кая барганны күреп утырган Семенов:

— Эш менә бит нәрсәдә, хөрмәтле мистер Роллинг: инженер Гарин хәзер Парижда.

15

Роллинг утырган җиреннән сикереп торды — борын канатлары киерелде, ике кашы арасында зәңгәр кан тамыры бүртеп чыкты. Ул йөгереп кенә барып, ишекне бикләп алды, аннары Семеновка якын ук килеп, урындыгына ябышты, икенче кулы белән өстәл кырыена тотынды. Йөзенә үк иелеп:

— Ялганлыйсыз! — диде.

— Шул да булдымы сүз, нишләп ялганлап торыйм ди? Эш болай була. Стась Тыклинский бу игезәкне Петроградта телеграмма җибәргән чагында күрә дә тегенең адресына күз салып өлгерә: Париж, Батиньоль бульвары... Кичә Тыклинский Варшавадан килеп төшкән мәлгә без шунда чабабыз, кафега кереп әлеге шул Гарин беләнме, анын игезәге беләнме күзгә-күз очрашабыз.

Роллингның күзләре Семеновның сипкелле йөзен капшап чыкты. Шуннан соң химия короле сынын турайтты, үпкәсеннән көйгән сулуын тышка чыгарды:

— Сез бит Советлар Россиясендә түгел, Парижда икәнегезне яхшы аңлыйсыз булыр. Әгәр дә мәгәр җинаять эшлисез икән, мин сезне гильотинадан алып калмаячакмын. Әгәр дә инде мине алдарга маташасыз икән, мин сезне сытачакмын.

Ул үз урынына барып утырды, җирәнгән кыяфәт белән чек кенәгәсен ачты:

— Егермене үк бирмим, бише дә бик җиткән.

Чекны язгач, тырнагы белән генә Семеновка таба чиертеп җибәрде. Аннары инде, терсәкләрен өстәлгә куеп, бер генә секундка ике учы белән дә башын кысты.

16

Гүзәлләрнең, гүзәле Зоя Монроз тикмәгә генә химия короленең җан дустына әверелмәде. Моннан биш ел элек, унтугызынчы елда, Зоя Петроградтан Парижга качты, һәм шунда артист халкы арасында иң чибәр, иң акыллы хатын-кыз дигән даны чыкты. Аны кинога да төшерделәр, вак-төяк театрларда җырлап-биеп тә йөрде, сугыштан соң янчык тутырып Парижга атлыккан чит ил кешеләрен бөлгенлеккә дә төшергәләде.

Ләкин Зоя, хәзерге заман кешесе буларак, күңел ачып кына калмады — политиканы күзәтеп барырга да вакыт тапты.

Мәшһүр Роллингның Европага киләчәген белгәч тә, Нью-Йоркка китеп барды. Анда барып төшкәч, зур бер газетаның репортерын яллап, матбугатта үзе турында мәкаләләр бастырып чыгартты. Шулай итеп, Европадагы иң акыллы, иң гүзәл хатын-кызның Нью-Йоркка килүе дә, аның, балерина булудан тыш, хәзерге заманда иң модалы фән — химия белән кызыксынуы һәм бриллиант урынына, эченә газ тутырылган хрусталь шарлардан җыелган муенса тагып йөрүе дә игълан ителде. Америка халкына шул җитә калды.

Роллинг, Европага, барырга юлга чыккач, кояшлы иртәләрнең берсендә өске палубадагы теннис мәйданчыгында тренер белән теннис уйнаучы Зоя Монрозны куреп алды. Әле шушы арада гына барлык газеталар шаулаган хатын-кызга Роллинг кашын-күзен җыерып, шактый озаклап карап торды. Зоя анын күнеленә хуш килде. Шул ук кичне барда утырганда ул Зояга үзенең җан дусты булырга тәкъдим ясады. Бозлы эчемлекне салам үтәли суыра-суыра Зоя моңа каршы:

— Рәхмәт. Мин риза, — диде. — Сезгә, үкенергә туры килмәс. Сайлый беләсез икән. Чүпрәк-чапрак мине аз кызыксындыра... Шуны да исегездә тотыгыз, мин революцияне күргән, тиф белән авырган, кызылларга каршы сугышкан кеше... Мин җиңелергә яратмыйм. Сез зур кеше. Мин сезгә ышанам. Сез җиңеп чыгарга тиешсез... Мин сезнең секретарегыз булырга телим.

Роллинг биек урындыгында кымшанып куйды, авызын кыйшайтып көлемсерәп алды — көлми түзәрлек түгел иде.

— Сез акылдан шашкансыз, — диде ул. — Миңа секретарьлыкка керергә тырышучылар арасында элеккеге корольләрдән дүрт кеше, руслар династиясеннән берничә олуг князь... Шулай да, шайтан алгыры, сез миңа ошап киттегез әле.

Алар әнә шулай кавыштылар, һәм король аны сайлап ялгышмады.

Париҗда Роллинг химия заводларын бер трестка туплау турында сөйләшүләр башлап җибәрде. Иске Дөньяның промышленностена Америка бик мул итеп капитал кертте. Роллингның агентлары аз-азлап кына акцияләрне җыя тордылар. Париҗда аңа «Америка буйволы» дигән кушамат тактылар. Чыннан да, Европадагы промышленниклар арасында ул баһадир булып күренә иде. Ул, күзен-башын тондырып, юлында очраган бар нәрсәне вата-җимерә алга барды. Аның максаты бер генә, ул да булса бөтен дөнья күләмендәге химия промышленностен бер учка — үз кулына туплау иде.

Зоя Монроз аның холкына һәм көрәшү ысулларына бик тиз төшенеп җитте. Аның көчен дә, шулай ук йомшак якларын да күрә белде. Роллинг политикада бик сай йөзә революция һәм большевиклар турында тузга язмаган сүзләр ычкындыргалый иде. Зоя Монроз акрынлап кына аның тирәсенә кирәкле, файдалы кешеләрне туплады. Журналистлар белән таныштырды, әңгәмә оештырды. Роллинг илтифат итмәгән вак-төяк хроникачыларны яллады: алар черки кебек дөньянын һәрбер ярыгына үтеп керәләр дә зур журналистлардан ныграк файда китерәләр иде.

Ә инде Зоя Монроз парламенттагы уң депутаттан «Франциядә химия оборонасы төзү өчен Америка промышленносте белән ныклап торып бәйләнешкә керергә кирәк» диебрәк нотык сөйләтүне дә «оештыргач», Роллинг беренче мәртәбә дус итеп, ирләрчә аның кулын кысты.

— Бик шәп, мин сезне секретарь итәм, атнасына егерме җиде доллар жалованье билгелим, — диде.

Роллинг аның файда китерәчәгенә ышанды һәм эч серләрен ахырына хәтле ачып салды.

17

Зоя Мрнроз кайсыбер рус эмигрантлары белән бәйләнешен өзмәде. Семенов исә аңардан жалованье алып торды. Ул Семенов дигәннәре сугыш вакытында укып чыккан инженер-химик, хәрби хезмәттә башта прапорщик, аннары ак офицер булган, хәзер исә эмиграциядә вак-төяк комиссияләр белән шөгыльләнә иде.

Зоя Монроз кулында ул контрразведка җитәкчесе иде. Советлар илендә чыккан хазета-журналларны ташый, төрле хәбәрләрне, имеш-мимешләрне, гайбәтне җыя — бернидән дә тартынып тормый, кыю һәм тырыш агент иде.

Көннәрдән беркөнне Зоя Монроз корольгә Ревельдә чыга торган бер газета мәкаләсен күрсәтте. Ул мәкаләдә Петроградта эшләнеп ята торган яңа прибор телгә алына, аның искиткеч зур җимерү көченә ия булуы әйтелә иде.

Роллинг көлде генә:

— Юк сүз, берәүне дә өркетә алмаслар... Сез хыялга артыграк бирелүчән. Большевиклар берни булдырырга сәләтсез халык, — диде.

Шуннан соң Зоя иртәнге чәйгә Семеновны чакырды да, анысы инде әлеге мәкаләгә бәйле кызыклы бер хәлне сөйләп бирде:

— ...Унтугызынчы елда, Петроградтан сызар алдыннан гына шулай бер дус полякны очраттым. Стась Тыклинский белән без технология институтын бергә бетергән идек. Аркасына капчык аскан, аягына палас кисәге ураган, пальтосына акбур белән саннар сугылган — чират әзләре инде. Кыскасы, бер дә гаҗәпләнерлек урын юк. Ә менә йөзендә — ниндидер шатлык балкый. Күз кыса бу мина. Ни бар, дим. «Бер алтынлы эшкә юлыктым әле, — ди бу. — Эттә генәсе! Миллионнар булырдыр, алай гынамы соң — йөз миллионнар!» Сөйлә дә сөйлә дип бәйләнәм моңа. Көлә генә бу. Шулай итеп аерылыштык. Шуннан соң ике-өч атна узгач, Васильев утравыннан барам. Тыклинскийның анда яшәгәнен бе-ләм инде. Алтын турында сөйләгәне исемә төште дә, бу миллионердан ярты кадак шикәр сорап карыйм әле, дип сугылып үтәргә булдым. Тыклинскием түшәктә ята — кулы, күкрәге ак марляга уралган, чыкмаган җаны гына калган мескеннең.

— Кайсы явызы болай имгәтеп ташлады? — дим.

— Сабыр ит, ходай тәгалә ташламаса, терелгәч тә, үтерәм мин аны, — ди бу.

— Кемне? — дим.