Мин дә үсәрмен әле

Фаил Шәфигуллин

Мин дә үсәрмен әле

Кем булган соң әле ул кадәр?! Абыйны әйтәм. Я, миннән өч яшькә олырак, ди. Бик харап икән! Мин дә үсәрмен әле. Шулай да абыйның миннән зур булуына ачу килә. Өстәвенә, әни дә гелән-гелән гарьләндерә бит әле. Әнә, имеш, Хәмит улым, абыеңнан үрнәк алыр идең. Абыең акыллы, абыең үскән, абыең фәлән, абыең фәсмәтән. Боларына гына түзәр дә идең, шәт. Әмма быел җәй һич уйламаганда абый колхозда эшли башлады.
Әти шофер безнең. Чын октябрят сүзе, әти машинасына бөртек тә кызыкмыйм мин, ә абый җигеп йөри торган күк байтал төшләремә керә.
Абый саран түгел үзе болай. Һәр көнне авыл башына кадәр мине дә утыртып бара арбасына. Әмма — безнең авыл зур түгел — кадерле минутлар бик тиз үтә. Арбага менеп кунаклагач, күк байталның тузгыган ялларына карап сокланырга да өлгермисең, борылыштан өч тирәк калкып чыга. Өч тирәк турысына житкәч, мин арбадан төшеп калам.
Ә син нишләп әле авыл башында төшеп каласың, нишләп абыең арбасына утырып кырга, күрше колхозга яисә станциягә бармыйсың диярсез инде сез. Ничек әйтергә? Әллә бөтенләй әйтмәскә микән? Абый утыртып бара анысы. Әни дә каршы түгел аның мине утыртып йөрүенә. Әти дә әнә «йөргән таш шомара» дип әйтеп тора. Хикмәт нәрсәдәме? Хикмәт яшенле яңгырда. Әллә сез курыкмыйсызмы яшенле яңгырдан? Һе, алайса, эләккәнегез юк инде сезнең яшенле яңгырның шәбрәгенә. Бервакытны малайлар белән җиләккә баргач эләктек без. Ай-яй! Теге агач төбенә барып басабыз — ми тартмаларын зыңгылдатып чытырдый, бусына барып басабыз — тагын да катырак чытырдый. Яшен яшьнәгән саен агач ботаклары арасыннан елтыр-елтыр очкыннар коела, һавадан яңгыр аралаш ут ява диярсең.
Яшенле яңгырдан куркуымны сер итеп кенә чиштем мин сезгә. Моны берәү дә белми авылда. Дус малайларны әйткән дә юк инде. Әти дә, әни дә белми. Хәтта үзем дә белмәмешкә салышам кайчагында. Ие, нәкъ әнә шул белмәмешкә салышуым харап итте дә инде мине.
Кояш кыздырып ук күтәрелде ул көнне офыктан. Абый күк байталын җигеп кайткан. Станциягә бара икән. Кибеткә көнбагыш мае алып кайтыргамы шунда. Мин ул кадәресе белән кызыксынып тормадым.
Алдымдагы ботканы ике кабып бер йоттым да тизрәк капка төбенә чыктым. Күк байталның муеннарын сыйпаштыргаладым, маңгаендагы йолдызына бармак очы белән басып карадым.
Озакламый капкадан абый да килеп чыкты. Өске ирене катыкка буялган, йөзе җитди, кулында олы бияләй. Сиздерми генә янына барып, буемны үлчәп карадым. Миннән әллә ни калку түгел. Булса, шул, бер карыш чамасы зуррактыр.
Эһе, аркалыгын җилтерәтеп күтәрде, тезгенен тәртә башына бәйләп куйды, кепкасын басыбрак киде һәм иске пинҗәк җәелгән хуш исле люцерна өстенә менеп утырды. Мин дә җирдә түгел инде, мин дә арбада.
Кузгалып киттек. Әни, гадәттәгечә, тәрәзәдән карап калды. Менә минем олы улым Харис нишләтә дип абыйны мактый торгандыр инде эченнән генә. Мактасын соң! Мактамагае!
Арба артыннан жиңелчә генә тузан күтәрелә, тәгәрмәч кыршаулары елтырый, күк байтал авызлык тимерен чылтырата-чылтырата, башын чайкый-чайкый юрта.
Авыл башындагы борылыштан өч тирәк калкып чыккач мин зәп-зәңгәр күк гөмбәзенә күтәрелеп карадым да, сүз юктан сүз булсын, дигән шикеллерәк кенә, абыйга эндәштем.
 — Син ничек уйлыйсың, яңгыр явар микән бүген?
Абый да һавага күтәрелеп карады. Маңгаен җыерды һәм артык исе китмичә генә:
 — Белмим, бик кыздыра, — диде.
 — Кыздырса, ни булган?
 — Кыздырса, янгыр яварга диләр.
 — Яшенләпме?
 — Мин каян белим. Болай кыздыргач яшенләп явар мөгаен.
 — Явар инде шундый аяз көнне! — дидем мин үҗәтләнеп. — Кичә дә, өченче көн дә кыздырды, бер дә яумады әле.
Абый минем яккарак борылып утырды. Күзләремә мыскыллабрак карап:
 — Нишләп әле тиктомалдан гына янгыр белән кызыксына башладың? — диде. — Сиңа яуса ни дә яумаса ни?! Барыбер кыр капкасыннан ары китмисең.
 — Китмәс инде! — дип элеп алдым мин, — теге вакыт яшенле янгыр яуганда кем җиләк җыеп кайтты урманнан?
 — Кайттың дөнья бетереп үкереп елый-елый…
 — Бер дә еламадым, бер дә еламадым. Янгыр тамчылары күз яше булып күренгән сиңа.
 — Еласаң ни дә мина, еламасаң ни! — диде дә абый һәм, капылт кына дилбегәсен тартып, атын туктатты. — Төш арбадан!
Мин тирә-ягыма карап алдым. Авылны чыгып, өч тирәк янына килеп җиткәнбез, имеш.
 — Төш арбадан! — дип кабатлады абый тавышын күтәрми генә.
 — Ә төшмәсәм?!
 — Янгыр явачак бүген, күрәсең, ничек кыздыра.
 — Яуса!
 — Яшенләп явачак.
 — Яшенләсен! — дидем мин абыйның күзләренә чекрәеп караган килеш.
Шуннан соң абый: «Төшмә алайса, утыр», — дип әйтергә тиеш кебек иде миңа калса, һәм мин: «Юк инде, юләрне башка җирдән эзлә», — дип арбадан сикереп төшеп калырга тиеш идем. Ләкин абый һич көтмәгәндә дилбегәсен каерып торып болгап җибәрде — күк байтал ярсып алга ыргылды, мин арба артына авып киттем.
Шул хут белән солы басуын да чыгып киттек, бодай кырына да барып кердек. Мин, еларга да, еламаска да белмичә, арба дыңгырдаган көйгә сикергәләп бара бирдем.
Нык ачуы килгән абыйның. Миңа күз дә салмый. Юлында тирән упкын пәйда булса да туктатмас мөгаен атын.
Китте баш, калды муен утырып! Сер бирмәскә кирәк инде хәзер абыйга. Ерак үрләр артында станция биналары да шәйләнә бугай. Көннең дә болытлар исәбе сизелми, бәхеткә каршы. Эшләр болай тәгәрәсә, исән-имин барып җитеп, исән-имин әйләнеп тә кайтырбыз әле, шәт.
Нур өстенә нур дигәндәй, бераздан абыйның да ачуы басылды. Күк байталны тыя төште, дилбегәсен тез өстенә салды, картуз астыннан гына сөзеп карап, миңа эндәште:
 — Керебрәк утыр, чалбарыңны дегеткә буйыйсың.
Чалбар буялудан түгел, егылып калуымнан куркып әйтте бугай абый бу сүзләрне, һәрхәлдә мин шулай аңладым һәм, карышып-нитеп маташмыйча, арба түренәрәк шуыштым.
Станциядә эшне тиз тоттык. Май мичкәсен авыш бүрәнәләр буенча үлчәүгә тәгәрәтеп кертү дә, үлчәүдән арбага тәгәрәтеп менгерү дә бик җайлы икән, баксаң.
Абый кәгазьләргә кул куйдырырга кереп китте, мин күк байталны люцерна белән сыйлый тордым.
Кайтыр юл әйбәт кенә булыр кебек иде башта. Килгәндәге кебек үк җилдермәсә дә, ярыйсы гына юртырга керешкән иде күк байтал. Әмма бер мәлне салкынча җил исеп куйды, бодай кыры өстеннән олы күләгә шуышып үтте. Әле боларына артык исем китмәгән иде, инде баш очында ялтырап торган кояш дөрен генә тоныкланып калгач, дерт итеп киттем һәм тирә-ягыма күз салдым.
Әнкәчем лә! Нәкъ без менәсе үр артыннан, итәкләре көлсуланып күгелҗемләнеп, дегет кебек кара болыт күтәрелеп килә. Кара, ничек зурая, кара, чит-читләре ничек кайнашып бөтерелә.
Әллә абый бөтенләй күрмичә дә утыра инде. Мин, кипкән иреннәремне ялый-ялый абыйның кабыргасына төрттем.
 — Ни бар? — диде абый ачу китергеч тынычлык белән.
 — Яңгыр!..
 — Булса сон, шикәр түгел, эремәбез, — диде абый минем якка күз дә салмыйча.
Эрүен эремәбез дә, дип уйлый башлаган гына идем, чытыр-р-р! Айкалып-ургылып килгән болытлар кинәт меңгә тетелеп киткәндәй булды. Күкнең әллә ничә урыныннан җиргә таба утлы сөңгеләр кадалып төште.
Бөтен уйларым чәлпәрәмә килде. Зур ачылган күзләремне кая яшерергә белмичә, калтыранып утырдым да, ахыр чиктә, башымны абый аркасына терәдем. Бәрәңге, катык, май исе килә иде абыйның иске пинҗәгеннән. Бер мизгелгә хәтта күңелем тынычланып киткәндәй булды.
Әмма ул да түгел, тагын чытыр-р-р! Баягыдан да хәтәррәк булды монысы. Хәтта арбадагы мичкә яңгырап җавап бирде чытырдауга.
Җил изүемнән кереп, күлмәгемнең аркасын ертып алырга теләгәндәй, ярсыды да ярсыды. Акрын гына күзләремне ачып һавага карадым. Теге куркыныч болыт нәкъ безнең баш очына килеп җиткән. Хәзер ул баягы шикелле чем кара түгел, азрак сыекланган, солы басуы төсенә кергән. Ә үзе киңәйгәннән-киңәя бара. Озакламый ярты күк гөмбәзен каплап алачак.
Кара, җил нишли. Кара инде, бодай кыры ннчек айкала. Кара инде үр өстеннән бодайга таба төшеп килүче пәри туеның котырынуын!..
Йөзгә, күзләргә башта тузан килеп сыланды, аннары тузан дымланды, юешләнде һәм без күз ачкысыз су ташкыны эчендә калдык. Күлмәк, минут эчендә манма су булып, тәнгә ябышты. Безнең баш очында гына юан агач сынгандагы шикелле чытырдаулар секунд саен кабатланып тора иде инде.
Мин абыйның пинжәк чабуына башымны тыгып, мышык-мышык еларга, шыңшырга тотынган гына идем — бөтенләй якында гына коточкыч шартлау ишетелде. Күк байтал пошкыра-пошкыра атлаган җиреннән лып туктап калды, басуга таба каерылыбрак шомлы итеп кешнәп куйды.
 — Абый! — дип чәрелдәдем мин, юл буеннан һавага утлы багана сузылып менгәнен күргәч. Икенче мизгелдә генә абайлап алдым — басу читендәге ялгыз караманы яшен суккан, һәм ул ялкынга, төтенгә уралып, көек исе чыгара, хәтәр тавышлар белән чыжылдый иде.
 — Абый! — дип чәрелдәдем мин тагын бер мәртәбә һәм үз-үземне белештермичә, арбадан сикереп төштем дә тирә-юньдәге куркыныч тавышларны, күренешләрне күрмәс-ишетмәс өчен, юл буендагы ызанга йөзтүбән капландым. Ызан төбеннән күбекләнеп гөрләвек ага иде. Тик мин аңа игътибар итмәдем.
Бермәлне кемдер иңемә кагылды. Абый икән. «Әйдә арба астына», — диде ул йомшак кына. Күзләремне ачып карама ягына борылдым. Карама хәзер ялкынланып янмый, пыскып, төтенгәме, паргамы уралып, тоташ яңгыр пәрдәсе аша агарып кына күренә иде. Аннары юлга күзем төште: абый кай арададыр күк байталны туарып, тезген очын арба үрәчәсенә бәйләп куйган, үзе һаман мине йолыккалый. «Тор, әйдә! Яңгыр агызып китә ич үзеңне, нишләп ятасың», — ди.
Абый мине өстерәп, төрткәләп дигәндәй арба астына алып керде. Иңемә лычма су булган иске пинжәген япты һәм майкадан гына калган килеш арба астыннан тышка сузылып карады.
 — Болыты сыекланды, уза, — диде ул һәм нәрсәдер хәтеренә төшерергә теләгәндәй бераз уйланып утырды. Кепкасын салды, аны әни кер сыккандагы шикелле бөтереп сыкты да минем башка чәпәде. Шул чагында гына мин аның күзләрендәге курку билгеләренә игътибар иттем, ул миңа абый булганга гына куркуын яшерергә тырышуын һәм яшерә алуын аңладым.
Әгәр дә абый урынында мин булып, минем урында кечкенә энекәшем булса?.. Әйе шул, мин дә нәкъ абый шикелле тыныч тотарга тырышыр идем үземне. Мин әнә шулай уйладым һәм нәүбәттәге яшен җиргә төшеп югалганчы керфек тә какмый карап озаттым.