Сырганак

Мәгъсүм Хуҗин
Сырганак

Җәйге бакчага килеп, әтисе «Жигули»ны йорт күләгәсенә туктатуга, Сөембикә машинадан чыгып йөгерә дә карлыганнар арасына поса һәм:
 — Тапмыйсыз, тапмыйсыз! — дип кулын чәбәкли. — Барыбер дә тапмыйсыз!..
 — Айсылу, дим, әнисе, кызыбыз кая киткән соң? — Сөембикәне гел шулай хафаланып эзли башлый әтисе.
 — Күр инде, абайламыйча да калганмын шул. Ни арада югалып өлгерде соң, — дип борчыла әнисе.
И ходаем, ерак-ера-ак китеп адашмаса гына ярый инде. Булат, дим, әтисе, тизрәк табыйк инде кече кызыбызны!
 — Табыгыз, табыгыз!..
Озак эзлиләр әтисе белән әнисе Сөембикәне, тик гел генә дә таба алмыйлар. Алар бүтән төшләрдән эзләгәндә, карлыганнар арасыннан ялт итеп чыга Сөембикә. И-и сөенәләр инде әтисе белән әнисе! Табылуы шатлыгыннан кыз үзе дә баскан урынында сикергәләп куя. Янәшәсенә чүгәләгән әнисенә сыенып, кара күзләрен уйга талган сыман кыса төшеп, бераз тын тора да кинәт кенә әнисенең маңгай чәчләренә алсу иреннәрен тидерә.
 — Әни, дим, минем карлыганнар арасына качканымны бүген дә белмәдегез, име?
 — Әй, кызым, белмәдек шул, бигрәк оста качасың син!
Һәм кыз әтисенең муенына сарыла да аның төкле битен үзенең йомшак бите белән сыйпый. Әти-әнисен тигез ярата ул, аларга сөенеч-шатлыкны тигез өләшә.
 — Әти, дим, синең битең дә карлыган яфрагы кебек, әз генә кытыршы, әз генә йомшак, җылы да, салкын да…
Бакчада һәр шимбә иртәсе шулай башлана. Бәхеткә каршы, быел, инде җәй уртасы җитсә дә, шимбә иртәсендә бер тапкыр да яңгыр яумады. Югыйсә, карлыган яфраклары гына ышыклый алмас иде Сөембикәне яңгырдан. Аннары бит әле, иң-иң-ң яраткан кызларын эзләгәндә, әтисе белән әнисе дә җеп-бертексез булып чыланырлар иде. Яумасын шул менә яңгыр иртән, төш узгач, Сөембикә уйнап-эшләп арып верандада йоклаганда, яуса да ярый. Яусын гынамы соң, чиләкләп койсын, әйдә!
Ардырырлык уеннарны күп белә Сөембикә, тик алары — эш көннәрендә бакча балалары белән күмәкләшеп уйный торган уеннар. Монда өчәүләп кенә әйлән-бәйлән уйнамассың бит инде, ә күрше-тирәдә аның яшендәге балалар юк. Курчаклар, озак уйнатсаң, арыйлар, аларны алҗытырга ярамый, дәү булып үсмәсләр аннары. Әй, гел уен гына димәгән лә инде анысы, монда эшләргә дә кирәк. Сөембикәнең чәчәк, суган һәм кыяр түтәлләре бар. Әтисе быел гына ясап бирде бу түтәлләрне. Былтырларны Сөембикә каян теләсә шуннан йөри, утыртылган-чәчелгән дип тормый иде. Хәзер, үз түтәлләре булгач, ызаннан гына йөрисе икәнен белә ул.
Чүпләрне утап кына китә Сөембикә, ә икенче килүенә тагын котырып үскән була үләннәр. Әрсезләр, диген…
 — Әти, болары нигә чәчәксез?
 — Соңрак чәчәк ата алары, кызым.
 — Соңрак? Бүгенме? Кич беләнрәкме?
 — Бүген түгел. Синең туган көнең була бит әле, алты яшь тула сиңа быел, шул көнгә чәчәк ата болары. Август башында.
Сөембикә суган түтәленә күчте. Инде әнисен үз янына чакырды.
 — Әни, суган чәчәк аткан. Менә.
 — Суганмы? Чәчәк атканмы? — дип гаҗәпләнгән булды әнисе. — Әйе икән шул, — диде ул аннары, суганның да чәчәге булуын кызы белүенә шатланып. — Орлыгын җыярсың да тагын чәчәрсең, яме.
Кыз суган чөмәге башын куш учы белән тотты да нәни чәчәкләргә сокланып карап торды.
 — Әни, орлыгы кайчан була аның?
 — Соңрак, кызым. Өлгереп җиткәч.
 — Соңрак? Минем туган көнгәме?
 — Синең туган көн узгач әле…
Дачада шәһәрдәге кебек биек йортлар юк, кешеләр, төрлечә салынган такта йортларда атнага ике генә көн аерым-аерым торсалар да, бер-берсенең хәлләрен күбрәк белешәләр. Монда ишекләрне төнлә дә бикләмиләр, хәтта япмыйлар да, ишеккә марля гына корып куялар, йоклаганда да хуш исләр өйгә бөркелеп керә. Монда Сөембикә өчен бакчалар ызаннарга бүленми, монда барысы да уртак. Яшел бакчаны сабыйлык гөнаһсызлыгы белән баета кыз, Сөембикә күңеленә бик тә хуш килә бакчалар. Монда дөнья тигез!
Төш алдыннан Сөембикә, әтисе-әнисе әйткәндәй, биләмгә чыкты. Элгәре каршыдагы күршеләренә керде.
 — Дәүләт абый, исәнме.
 — Исәнме, Сөембикә сеңелем. Сине килмәгән дип торам ич мин. Шушыңарчы күренмәдең.
 — Чүп утадым мин.
 — Бакчагыздагы барлык эшне син эшлисең, әй. Уңган да инде син. Миңа да менә гел үземә эшләргә туры килә.
 — Чүпне Илһамия апасы утый бит. Җиләкне дә ул җыя. Син… син үстерәсең генә. — Кем әйтүеннән отып калгандыр. Дәүләтнең хатынын Илһамия апасы дип атый Сөембикә.
 — Әй-й, шулай икән ич әле, сезнең бакчаны син, безнең бакчаны Илһамия апасы карый икән ич, — дип үсендереп җибәрде Сөембикәне Дәүләт абыйсы. — Кил әле монда, кил әле, иртәдән үк сине сагынып көтә менә шушы җиләк. Үзең өзеп кап әле.
Шул чак сарыга буялган баскычка Илһамия апасы чыгып басты.
 — Сөембикә, кайчаннан бирле көтәм бит инде сине! — диде ул, кызны үз янына чакырып. — Чәең суына. Дәүләт абыеңның сүзе бетмәс аның.
 — Илһамия апасы, мин хәзер, хәзе-ер керәм, яме. Чәйгә шикәр салма, шикәрне кабып кына эчәм, яме.
 — Ярар…
Кичкырын кыяр түтәленә кечкенә лейкасы белән су сибеп йөргәндә, Сөембикә әтисен янына чакырды.
 — Әти, нәрсә ул әнә?
 — Умарта корты, кызым.
 — Чәчәкне нишләтә ул? Ашыймы?
 — Ашамый, кызым. Бал җыя умарта корты.
 — Чәчәктә бал буламы?
 — Чәчәктә генә була бал. Безгә дип җыя шуны.
 — Безгә ничек бирер инде ул аны?
Булат көлеп җибәрде. 
 — Ул балны кибеткә илтә дә без кибеттән алабыз аннары, — диде әтисе һәм Сөембикәне күтәреп алып сөйде.
Инде бүгенге эш беткәч, Булат, бакчадагы агачларны карап чыгарга ярата. Бу агачлар аның сөенече һәм шул сөенечен төпчек кызы белән рәхәтләнеп уртаклаша ул.
Бакчаны карап йөргәндә Сөембикә агач яфракларын сыпыргалап барды.
 — Әти, минем моны ашыйсым килә, — диде Сөембикә, сырганакның сары йөгерә башлаган җимешенә күрсәтеп.
 — Өлгермәгән ул, кызым. Тәмсез.
 — Ашыйм инде, әти.
 — Кабып кара соң, әче аның җимеше. Сырганакны бу килеш ашамыйлар.
Кыз, бер кулы белән әтисенең муеныннан кочкан килеш, сырганак җимешен үрелеп өзде.
 — Тәмле.
Сөембикә — төпчек бала, шуңа күрә үзсүзлеләнеп, ата-ана куенына сыенып кына үсүе дә мөмкин иде. Әмма ул бишектән үк назга таләпчән булмады, тәпи атлап сөйләшә башлагач, үзен зурлар белән тиң дәрәҗәдә сизде. Әйе, гаиләдә икенче генә бала булса да, төпчек кыз Сөембикә. Аның абыйсы Саматның кызы аңардан өлкәнрәк, ул инде беренче классны бетерде. Үзләре олыгая төшкәч туган төпчек кыз Булат белән Айсылуга зур куаныч булса да, аны артык иркәләмәделәр. Ата-ана, шулай ук туган-тумача, күрше-тирә һәм дуслар өчен Сөембикә бәхетнең тере чагылышы булды. Бәхет дигәнең исә беркайчан да мескенләнми, чытык иркәләүгә мохтаҗ түгел ул.
…Туган көненнән соң атна үткәч авырды Сөембикә.
Әти-әнисе белән качышлы уйнаганда яңгыр астында калмаса да, үпкәсенә салкын тиде. Хәзер ул больницада, бу төнгә аның янында кунарга әнисе килсә, икенче кичтә чират әтисенә. Врачлар да бик тырышып дәвалый, шулай булгач, савыгыр кызыбыз, дип ышаналар ата-ана.
Бер кичне Сөембикә, одеялга төренеп, мендәргә аркасын терәп утырды да:
 — Әти, дим, әйдә, шахмат уйныйбыз, — диде.
Булат коридордан шахмат алып керде, тактаны караватка куеп, фигураларны урыннарына тезә башлады. Ләкин кызы моны ошатмады, фигураларны үзе теләгән шакмакларга тезеп чыкты.
 — Әти, дим, без яңа уен уйныйбыз, яме, — диде Сөембикә. Аның йөзеннән дачада уйнаган чактагы алсулык качкан, күзләре эчкә баткан, бит алмалары да больница күлмәге төсенә кергән иде. — Коридордагы малайлар дөрес уйнамыйлар алар. Мин синең өчен дә йөрим, әти, яме.
Сөембикәнең ак фигураларны да, караларын да үзенчә күчереп йөртүен әтисе хуплап карап торды. Савыгып өйгә кайткач, тагын бик күп уеннар уйлап табар әле бу бала, дип сөенде.
 — Менә син оттырмадың да, — диде Сөембикә. Аның йөзендә елмаю чагылып үтте, һәм ул кинәт буылып йөткерде. Авызыннан килгән оерша-оерша канны, әтисенә күрсәтмәскә тырышып, сөлгегә сөрткәч: — Мин дә отмадым, — дип көч-хәлгә әйтеп куйды. — Беркем дә оттырмый торган уен бу… Әти, дим, минем сырганак ашыйсым килә.
 — Иртәгә үк җыеп алып кайтырмын, кызым! Өлгергән инде җимеше. Синең авыруың беткәч, бергәләп җыярбыз, дип кенә көткән идек. Син савыгып чыккач.
 — Әти, дим, авыру бетә дә ул, име…
 — Бетә, кызым, бетә авыру! Туктале, мин сиңа сырганакны үзебезнең өй каршындагы агачтан җыя алам ич. Тик бүген соң инде, караңгы. Иртүк китерермен, яме.
Сөембикә, ияген тезләренә куеп, күзләрен кыса төшеп, олыларча уйлангач кына:
 — Ул агачтан җыйма, әти, — диде.
 — Нигә, кызым? Ул сырганакларны мин утырттым ич. Үсентеләрен бакчабыздан алып кайттым. Син туган елны утырттым. Бер уч җимеше җитә безгә, калганын бүтәннәр җыяр. Әле безнең аның җимешеннән авыз да иткәнебез юк.
 — Әти, дим, минем сүземне тыңла инде, мин синең сүзеңне гел тыңлыйм ич. Ул агачтан җыйма. Анысы…
Сөембикә шушы язда гына балалар бакчасына үзе барып үзе кайта башлады. Бакча аларның йортыннан ерак түгел, машина юлы аша чыгып йөрисе юк, тәрбиячеләр дә, әти-әнисе дә аның хәвеф-хәтәрсез йөрисенә шикләнмиләр. Беркөнне, сырхаулап китәр алдыннан, бакчадан кайтышлый Сөембикә тәрәзә каршыларындагы сырганакта, әтисе утырткан сырганакта кош күрде. Нәни томшыгы белән тырыша-тырыша нәрсәдер чүпли иде ул. Чыпчыкка охшаган иде үзе, хәер, кечкенә кошларның барысын да чыпчык итеп күрә Сөембикә. Шул чыпчыкның ризык табуына бик тә шатланды ул. Шатланмый ни — кошның тамагы туя бит. Әтисе, бу сырганакның җимеше белән шәһәр кошлары туенсын, дип утырткандыр әле аны. Шулай шул, кошларга да ризык кирәк лә инде! Ә аларның дачаларындагы сырганакка кошлар тими, анда урман терәлеп тора, урманда кошларга ризык болай да күп…
 — Кит юлдан!
Сөембикә сискәнеп тавыш килгән якка борылды. Кечкенә велосипедка утырган малай, алгы тәгәрмәчен уңлы-суллы уйнатып, аңа турылап килә иде. Кыз узарга сукмакның киң булуына ишарәләп күрсәтте, шулай да, акай малайга киңрәк юл биреп, тәбәнәк рәшәткәгә елышты.
 — Нишлисең монда? — Малай Сөембикә янына тып туктады, әллә нинди сурәтләр төшерелгән кепкасының саргылт пыяла сыман козырегына чиртеп алды. — Кемгә әйтәләр?!
 — Әнә, чыпчык җимеш чүпли.
 — Җимеш чүплиме? Чыпчыкмы?!
Малайның җирдән таш үрелеп алып кошка төбәп ыргытуына Сөембикәнең күзе дә иярмичә калды. Чыпчыкның бәхете инде, тимәде аңа таш.
 — Нигә кошка таш атасың? Ашасын!
 — Ашамасын! Мин рөхсәт итмим аңа ашарга!
 — Кошларныкы бу сырганак!
 — Кемнеке?! Минем рөхсәттән башкамы? Бик теләсәм, мин бу чәнечкеле агач-хәчтерүшне!..
 — Кансыз…
 — Әле алаймы?! Кансызмы?!.
Сөембикә таштан куркып пырхылдап очкан кошны, агач башларыннан күпме тырышып күзәтсә-эзләсә дә, таба-күрә алмады…
Булат бакчага иртүк китте. Сырганакны үз бакчаларыннан җыйды. Төпчеге Сөембикә, шушы әчкелтем җимешләрдән — күңеле теләгән ризыктан — авыз иткәч, савыгыр дип ышанды ул. Тик бу фани дөньяга тигез караган Сөембикәгә җимешләрнең инде кирәге юк иде.
Больницадан Сөембикәнең җансыз гәүдәсен күтәреп чыкканда, өйләре каршындагы сырганакларны кемдер ботарлаганын, җимешләрен сыдырып изгәнен белми иде әле Булат.
Кайсы кансызы җөрьәт итте икән очар кошлар һәм гөнаһсыз Сөембикә яраткан сырганакның гомерен кисәргә?..