Әкият

Адлер Тимергалин

Әкият

Әкият
Әкият болай башлана:
…Ат караучы Фәхретдин иртә белән иртүк, «Эт ялкавы» кушаматлы туры алашасын җигеп, мичкәле арба белән суга китте. Чишмә буена барды бу. Инеш аркылы сузылган юан тимер торбадан яньчек чиләгенә сафтан-саф чишмә суы тутырды да атына эчереп карады. Бахбай бер йотты, ике, аннары башын чиләктән күтәреп пошкырып куйды. Фәхретдин чиләкне төртеп-төртеп маташса да, алаша суны эчмәде, үзе, мескен, кырын-кырын гына инешкә карады.
 — Һәй, мәхлук, эчмәсәң! — дип кул селтәде Фәхретдин һәм чиләктәге суны түгеп җибәрде дә икенче чиләк белән мичкәгә су ташый башлады.
Колхоз идарәсенә кайтып килешли ул, гадәттәгечә, тыкрык башы Гыйльмулла бабайларның тәрәзәсен какты:
 — Су китердем, су!
Гыйльмулла карт инде байтактан ук торган, ишегалдында юк эшләрен бар итеп, утын әрдәнәләрен әле бер җиргә, әле икенче җиргә өеп мәш килеп йөри иде. 
 — Хәзер, хәзер! — диде ул Фәхретдингә һәм ашыгып-ашыгып өйалдыннан чиләкләрен алып чыкты.
Шуннан әкиятнең үзәге Гыйльмулла бабайлар йортына күчә…
…Сыерларын көтүгә куып, иртәнге эшләрен бетергәч, Сәхипҗамал әби самавыр куйды, казанга сөт салып учакка
якты, аннары тавык ояларын барлап, бер итәк йомырка алып керде. Йомыркалар арасында бармак башы кадәрлесе — «әтәч салганы» да булганын әйтеп китик. Монысы инде оныкларына, түрдәге караватта космик төшләр күреп яткан бәләкәй малайга дип билгеләнде. Шәһәрдән кунакка кайткан бу малай бөтен өйгә хуҗа булып өлгергән, әбисенең дисбесен чәчеп, үзе хәтле катык чүлмәген күтәреп караган (ягъни төшереп ваткан), умарта тишегенә таяк тыгып тәҗрибә ясаган һәм ачулары купкан кортлар тарафыннан тиешле җәзасын алган Рәшит исемле бер шук иде.
Сәхипҗамал әби табын әзерләде. Гыйльмулла картның көн саен көтеп ала торган сәгате — шаулап-гөжләп утырган самавыр янында Сәйлән чәе эчә торган вакыты җитте. Картлач чәйне эчүдән генә түгел, ашыкмыйча гына, чамалап кына агызып ясаудан да тәм-ләззәт таба һәм мөһим эшне башка берәүгә дә тапшырмый иде. Менә ул бармак очларына күтәреп тоткан тәлинкәсеннән чәйне кабып карады. Кабып карады да чыраен сытты, күзләрен чет-чет йомды. Сул кулына чеметеп кенә тоткан шикәренә күз төшерде, аннары тагын чәй йотты.
 — Юньсез бала, — диде ул, ниһаять.
 — Ни булган тагы? — дип сорады аңардан Сәхипҗамал әби.
 — Самавырга шикәр тутырган бугай, чат бал…
 — Булмас ла! Уянып та карамады бит, — диде аңа карчыгы.
Ләкин әбинең тавышына ныклык, үз сүзенә ышанганлык җитми иде.
 — Бә-леш! — диде ул да, чәйне татып карагач. — Бигрәк баллы бит!
Шулай итеп, Гыйльмулла карт ничә елга беренче тапкыр, чәен шикәр кабып эчмәде.
Рәшитне уятып маташмадылар, шуңа күрә әлегә аның бу соңгы наянлыгы кайчан һәм ничек эшләнгәнлеге ачыкланмый калды.
Шәһәр малае кыстыбый ярата һәм әбисенә көнаралаш шуны пешертә иде. Әбисе бүген дә кунак малай торуга кыстыбый әзерләде.
Рәшит соң гына уянды, чөнки кичә кара төнгә тикле иптәш малайлары белән шар сугып йөреп бик арыган иде. Башта ул күзләрен генә ачып ятты, аннары әкренләп, борынына тәмле исләр үтеп кергән саен, космик төшләреннән тәмам арынып җитте. Аны янә якты көн, кая таба йөгерсә дә шул хәтле йөгереп була торган иркен авыл җире көтә иде. Малай сикереп торды, «ә» дигәнче чалбарын киеп, икенче мизгелдә юынып та ташлады, эшем кешесе шикелле түр башына менеп тә утырды.
Кыстыбыйны бер кабып карауга ук малай, иреннәрен турсайтып, ризыгын кире табынга куйды.
 — Әбекәй! — дип кычкырды ул казан тирәсендә кайнашкан әбисенә. — Кыстыбыйга шикәр салалармыни? Тәмсез ич… Баллы…
 — Нишләп баллы булсын! — диде әбисе, мич тирәсендә әвәрә килеп йөргән килеш. Шулай да Сәхипҗамал әби, нәрсәгәдер шикләнеп, чүмечен тоткан килеш туктап-катып калды, ә бераздан аның аңына «баллы чәй, баллы кыстыбый» дигән сәер бер уй оешып җитте. Ул, җәһәт кенә өстәл янына килеп, кыстыбыйны авыз итеп карады.
Чыннан да баллы иде бу кыстыбый, үтә татлы иде!
Исе-акылы киткән Сәхипҗамал әби, бәрәңгегә тоз урынына шикәр салмадыммы икән дип, шикәр-тозын да барлап чыкты. Юк, тозы әнә кучкарда тора, аннан бер олы кашык алып казанга салганын ул аермачык хәтерли иде.
Ярдәмгә Гыйльмулла картны чакырдылар. Ул, әлбәттә, бөтенесен Рәшит өстенә аудару ягын карады. Аныңча, малайның шуклыгы бу юлы чиктән ашып киткән иде…
Баксаң, монда малайның тамчы да гаебе юк иде. Хәер, күп тә үтмәде, барысы да ачыкланды.
 — Әй, Гыйльмулла абзый, — дип кычкырды берәү тәрәзәдән.
«Ни бар икән, ут чыкканмы әллә?» — дип тәрәзәне ачып караса, Гыйльмулла карт мичкәле арба янына баскан Фәхретдинне күрде.
Фәхретдин күп сөйләп тормады.
 — Чишмә суы балланган! -дигән хәбәрне әйтте дә, шалтор-шолтыр чаптырып, китеп тә барды.
…Чишмә суы балланган! Чишмә суы ширбәткә әйләнгән! Адәм ышанмаслык бу хәбәр әллә кай арада бөтен авылга таралып өлгерде. Шуннан чишмә буена халык агыла башлады. Ярый әле кыр эшләре беткән чак, печәнгә төшелмәгән иде. Юкса бөтен эш бер катка туктап торган булыр иде.
Инеш буена килгән кешеләр чишмә суыннан авыз итәләр дә, яңа килүчеләргә юл биреп, төркем-төркем булып оешалар, гәпкә керешеп китәләр иде.
Бәхәс купты, ләкин беркем дә төпле фикер әйтә алмады. Картлар «хикмәти хода» диюдән артыкны белми, яшьләр сахарин-мазар ташлаганнардыр дип шикләнә иде.
Колхозның агрономын чакырдылар. Ул мәсьәләне тиз хәл итте: чишмә суында кулын юып кояшта киптерде дә бармагын ялап карады.
 — Шикәр, — диде ул, кулларын бер-берсенә ябыштырып.
Бала-чага «ура» кычкырды, картлар баш чайкады.
Агроном үтә практик кеше иде. Ул авылдагы барлык мичкәләрне җыештырып су буена китерергә кушты. «Бу судан менә дигән сироп ясап була, кайната-кайната киптерәсе генә, — дип аңдатты ул. — Ә бу сироп инде теләсә нигә ярый, һич югында умарталык тирәсенә куярбыз, балга әйләнер…»
Менә шуннан соң кисмәкләп, чиләкләп чишмә суын ташый башладылар. Бидоннар, чәйнекләр, графиннар да эшкә җигелде.
Әкият болай дәвам итә:
…Нәкъ менә шушы кызыклы вакыйга булган көнне авылга шәһәрдән Рәшитнең әтисе — геолог кеше кайтып төште. Татлы чишмә турында ишеткәч, ул да башта ышанмый торды, иңнәрен җыерды, аннары, үзе дә кызыксынып китеп, чишмә суына анализ ясап карарга булды. Икенче көнне мәктәп лабораториясеннән реактивлар алып, төгәл микъдар анализы ясагач, ул чишмә суында саф шикәр барлыгына ышанды.
Ат караучы Фәхретдин гел аның тирәсендә бөтерелде. Аның бөтен уе: «Чын шикәрме икән? Агу түгелме икән?» — дигән шик иде.
Рәшитнең әтисен, әлбәттә, чишмә суының нилектән татлы булып китүе кызыксындырды.
Мәгълүм булганча, шикәр нибарысы өч химик элементтан — углерод, водород һәм кислородтан гына тора. Водород белән кислород су тәшкил итәләр. Әгәр берәр төрле әмәлен табып, аңа билгеле микъдарда углерод кушып булса… әйе, әйе, ул чагында шикәр камышы да, чөгендер үстерү дә кирәкми! Табигатьтә су һәм, әйтик, ташкүмер рәвешендәге углерод теләсәң никадәр бит. Әгәр ысулы табылса, бу химия индустриясендә сикереш булачак, этил спирты, каучук һәм күп төрле синтетик материаллар табуны күп тапкырлар җиңеләйтәчәк һәм арзанайтачак!
Инде биш-алты ел буена диссертация өчен тема эзләп интеккән, күтәрә алмаслыгын сайлап авызы да пешкән галим (әкияттә аның исемен әйтеп тормыйбыз) татлы судан авыз итмәкче генә түгел, бәлки аңардан гомер буена җитәрлек дан-шөһрәт чишмәсе дә ясамакчы булды.
Геологыбыз фәнни-тикшеренү эшләре белән йөргән арада Фәхретдин татлы судан файдалану чарасын табып өлгергән: ике мичкә бал койган иде. Аңа иярүчеләр дә табылмады түгел, шуңа күрә чишмәгә каравыл куярга туры килде. Ләкин аңа йозак салып булмый бит. Инеш суы да татлыланды, сай җирләрдә — таш өсләрендә, камыш сабакларында, хәтта яр буенда кояш эссесеннән ап-ак кунык рәвешендә шикәр кристаллаша иде.
Инеш буенда умарта кортлары, тагын тәм-том сөючән әллә нинди кортлар мыж килеп кайнаша торган булдылар. Колхозның бал уңышы бермә-бер артты.
Ат караучы Фәхретдин абзый Алланың һәр бирмеш көнендә кызмача йөри башлады.
Ниһаять, галимебез шикәр лабораториясенең эченә үк кереп карарга ниятләде. Шикәрләнү процессы кайда бара? Анда басым нинди? Температура күпме? Нинди матдәләр бар? Каршыда хәзер менә шул мәсьәләләрне хәл итү бурычы тора иде.
Геолог чишмә чыганагын казырга булды һәм башта улы Рәшитне генә ярдәмгә чакырды. Алар ике көрәк белән казып, су юлын шактый арчыдылар, ләкин шикәр лабораториясенә тикле шактый ерак иде әле. Рәшит тә бу эштән бик тиз туйды.
Галим чишмә канавын берүзе киңәйтүен дәвам итте. Чишмә суы болганчыкланса да, аның дебиты һәм татлылык проценты үзгәрмәде. Бер-ике көн кара тиргә батып эшләгәннән соң, геологыбыз үз көчләре генә җитмәячәген аңлады.
Аңа Рәшит ярдәмгә килеп, болай киңәш итте:
 — Әти, казып маташма. Әйдә, шартлатыйк кына. Нефтьчеләрдә әнә динамит бар икән. Бабайның бер янчык дарысын да кушарбыз, ә?
Әйбәт киңәш иде бу.
Галим якын-тирәдә эшләүче нефть бораулаучыларга мөрәҗәгать итте. Мәсьәләнең бөтен әһәмиятен аңлатып биргәч, бораулау трестында ярдәм кулы сузучылар табылды.
Су юлын киңәйтә төшеп, тагы берәр метр казыгач шартлаткыч корылма куеп, электр кабеле суздылар.
һәм менә җәйге тын иртәне шартлау тавышы тетрәтте, һавага ком-туфрак болыт булып күтәрелде.
Шартлаудан соң чишмә буена беренчеләрдән булып балачага, шул исәптән Рәшит тә килеп җитте. Тау буе тәмам үзгәргән, су агып торган урында киң ермак хасил булган, тау эчендәге төрле-төрле катламнар ачылып калган, ә болганчык су шул ермак башындагы ташлар арасыннан саркып чыга иде. Чишмә суы өчләтә арткан, аның каравы Тау урманындагы Бүре инеше шактый саеккан иде. Хәер, монысын соңыннан гына белделәр.
Геолог чишмә суының пробасын алып тикшергәнгә тикле, төп анализны Рәшит ясап өлгерде. Ул тирәнрәк җирдән су чумырып алды да телен тидереп карады. Чыраен сытты, тагы куш учлап су алды…
 — Әти, — диде ул аннары, — карале, әти…
Әтисе кул гына селтәде. Ул үзенең пробиркралары белән мәшгуль иде. Малае аның җиңеннән тартты:
 — Су баллы түгел, әти. Үзе тәмсез…
Бу сүзләрне ишеткәч, геолог сискәнеп китте.
Су баллы түгел иле. Аның каравы ул хәзер газлы иде. Тик газ метан, ягъни саз газы булып, бердән, агулы, ә икенчедән, ут чыгу куркынычы тудыра торган янучан нәрсә иде.
Рәшитнең әтисе, исе-акылы китеп, бер катка коелып төште. Хуш, диссертация! Ул гына да түгел, бу вакыйгалар чын фән әһелләренә ишетелә калса, аңардан бик зәһәр көләчәкләр, көлеп кенә дә калмаячаклар… Нинди әһәмиятле ачышны харап итте бит!
Бәхетсез геолог, нигәдер ачу итеп, улының колагын борды. Әмма хәзер соң иде инде, һәм табигать серләрен ачу өчен көрәштә мондый гына чара артык көчле нәрсә түгел иде.
Әкият болай тәмамлана:
Шулай итеп, чишмәнең татлы тәме юкка чыкты, өстәвенә аның суы да эчәргә яраксызга әйләнде.
Авыл халкы хәзер суны, сукрана-сукрана, ерак чишмәдән ташый. Зарланучылар арасында, әлбәттә, Фәхретдин дә бар, чөнки бушка ачы бал кою мөмкинлеге беткәч, аның өчен дөньяның бер почмагы кителгәндәй булды.